Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәдәният елы

Үзегезне үткән заманда дип хис итәсегез киләме? Вальс, па-де-грасс биергә һәм элекке балларның барлык ләззәтен татып карарга телисезме? Хәзер моны Лаеш шәһәрендә тормышка ашырырга була. Һәрхәлдә тарихи бал биюләре буенча осталык сәгатьләре оештыручылар шулай ди. Ә без район мәдәният йорты ишекләре артында чынлыкта нәрсәләр эшләнүенә шәхсән инанырга булдык. Фойеда ук...

Үзегезне үткән заманда дип хис итәсегез киләме? Вальс, па-де-грасс биергә һәм элекке балларның барлык ләззәтен татып карарга телисезме? Хәзер моны Лаеш шәһәрендә тормышка ашырырга була. Һәрхәлдә тарихи бал биюләре буенча осталык сәгатьләре оештыручылар шулай ди. Ә без район мәдәният йорты ишекләре артында чынлыкта нәрсәләр эшләнүенә шәхсән инанырга булдык.

Фойеда ук еракта классик музыка уйнаганы ишетелә. Шуның буенча хореография сыйныфына юлны табарга була. Укытучыны игътибар белән тыңлый-тыңлый парлар вальс адымын өйрәнәләр. Читтән караганда барысы да җиңел һәм гади тоела. Әмма өйрәнүнең беренче чорында партнерыңның аякларын таптау ихтималы бик зур. Осталык сәгатен оештыручы Алина Клюеваның укучылары төрле яшьтәге кешеләр. Ләкин биюдә яшь дигән төшенчә бармыни? Әкренләп гади элементлардан катлаулыракларга күчә-күчә парлар биеп әйләнә башлыйлар.

Гадәт буенча һәр дәрестән соң алар күтәренке кәеф белән чәй эчәргә юнәләләр. Ә безнең өчен бу оештыручылар һәм катнашучылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге.

Алина Клюева

-Мин чыгышым буенча Лаештан. Һөнәрем Мәскәүгә күчәргә этәрде, хәзер Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә белем алам, музыка белән шөгыльләнәм. Тарихи бал биюләре белән бер ел тирәсе, Интернетта Казанда мондый осталык сәгатьләре үткәрелү турында хәбәргә тап булганнан башлап мавыгам. Шулкадәр ошады, сентябрьдә балга махсус кайттым. Озын-озакка сузмыйча Мәскәүдә дә шундый мәктәп таптым. Ә башкаларны да өйрәтү һәм мөстәкыйль төстә бал оештыру фикере инде күптән туды, тик мөмкинлек булмады. Укулар бушлай. Икенче аяк киеме һәм биергә теләк кенә кирәк. Төрле кешеләр килә, яшьләре 13 тән 50 гә кадәр, әмма бу, бәхеткә каршы, беркемгә дә комачауламый. Һәр дәрескә 10лап кеше җыела. Кавалерлар гына җитеп бетми. Үз парың белән килү мәҗбүри түгел, кавалер барыбер табыла. Тик һәркем үз пары белән килсә, шөгыльләнергә җайлырак булыр иде.

Родион Емельшин, тарихи бал биюләре буенча осталык сәгатьләрендә катнашучы.

-Өйрәнү тренинглары турында очраклы төстә район мәдәният йорты бинасындагы игъланнан белдем. Анда социаль челтәрдәге төркемгә сылтама таптым, теркәлдем. Беренче чиратта шуны әйтәсем килә, иң мөһиме теләк, калганы акрынлап килеп чыгачак. Өйрәнү авыр түгел, өстәвенә укытучының һөнәри осталыгы шик уятмый. Бу минем өчен мавыктыргыч шөгыль. Кеше төрле яклап үсәргә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев