Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәктәп укучылары кино- һәм телеиндустрия дөньясы белән таныштылар

Лаеш мәктәпләре укучылары "Алга" яшьләр фестивале хәрәкәте кысаларында үткән визуаль иҗат, кино һәм телевидение республика иҗат сменасында үзләрен таныттылар.

Смена "Санта" республика шифаханәсе базасында каникул көннәрендә үтте. Алты көн дәвамында Татарстан муниципаль районнарының иң сәләтле һәм актив балалары күпкырлы кино- һәм телеиндустрия дөньясында булдылар: "Мәгълүмати сюжет һәм аның нигезләре", "Монтажлау режиссурасы", "Телевидение алып баручысы осталыгы", " Актерлык осталыгы", "Репортаж структурасы һәм аның үзенчәлекләре" дигән осталык сәгатьләре эшләде. Ә укуны тәмамлаганда, лекцияләр тыңлагач алар практик телевизион проект үтәргә тиеш иделәр: социаль ролик һәм уен киносы төшерергә. Иҗади бирем йомгаклары буенча "Без бергә күбрәк күрәбез" ролигы өчен Лаешның 1 гимназиясе унынчы сыйныф укучысы Арсений Козин һәм Лаешның 2 нче мәктәбеннән Софья Созинова, шулай ук Сокуры мәктәбе 8 сыйныф укучысы Ольга Данилова, Казан һәм Оренбург киномәктәпләре командаларын җиңеп беренче урын алдылар. "Сам себе режиссер" программасы авторы һәм алып баручысы Алексей Лысенков сүзләре буенча, аларның проектына жюри лаеклы бәя биргән, чөнки ул идеясе белән генә түгел, тавыш яздыру, монтажлаучы (Арсений Козин) эше белән дә аерылып тора. Ә "Молния" уен фильмына икенче урын бирелде. "Алга" яшьләр проектын оештыручы, продюсер, Татарстан Республикасы гомуми мәдәният үзәге генераль директоры Павел Косов безнең балаларга сертификатлар тапшырганда аларның активлыгын билгеләп үтте һәм барлык җиңүчеләр һәм приз алучыларның үзләре сайлаган университетларда телевизион һәм журналистлар факультетларына керү мөмкинлеге булуга басым ясады.

Смена кысаларында "Сам себе режиссер" программасы авторы һәм алып баручысы Алексей Лысенков ("Россия-1" телеканалы), режиссер һәм кинодраматург Владимир Грамматиков, театр һәм кино артисты Дарья Мельникова ("Папины дочки" сериалыннан Женя Васнецова, СТС каналы), Россия телеканаллары журналистлары һәм редакторлары, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар булды.

Безнең балалар командасы, конкурс җиңүчеләре район башлыгына рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: победители Санта киноконкурс