Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җәмгыять

Лаеш районында Халыкара әниләр көнен билгеләп үттеләр Районда күп балалы аналар 350 дән артык. Соңгы ун елда гына да күп балалы җиде әни кеше "Ана даны - Материнская слава" медале алды. Маһибәдәр Шакирова гаиләсе - районда ире дә, хатыны да "Родительская слава" ордены медале белән бүләкләнгән бердәнбер гаилә. Лаеш Төп...

Лаеш районында Халыкара әниләр көнен билгеләп үттеләр

Районда күп балалы аналар 350 дән артык. Соңгы ун елда гына да күп балалы җиде әни кеше "Ана даны - Материнская слава" медале алды. Маһибәдәр Шакирова гаиләсе - районда ире дә, хатыны да "Родительская слава" ордены медале белән бүләкләнгән бердәнбер гаилә.

Лаеш

Төп вакыйга район мәдәният йортында булды. Залда урыннарны концерт башланганчы күпкә алдан ала башладылар. Туганнары һәм танышлары чыгышларын карарга әниләр, әбиләр, шәһәр кешеләре һәм кунаклары килде. Романтика һәм назга тулы гадәти булмаган башлангыч шундук тамашачылар игътибарын сәхнәгә җәлеп итте. Бар кичә дәвамында конферансьелар алышынды, җырлар биюләр белән чиратлашты.

-Тәэсирләргә бай матур кичә, - дип фикер алышты концертка килүчеләр.

Ул тәмамланганнан соң әниләр һәм әбиләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән татлы бүләкләр алды.

Концерт видеоролигын газета сайтында www.laishevskyi.ru карагыз, ә видеоальбомны - Вконтактеның "Камская новь/Кама ягы" рәсми төркемендә vk.com/public71487178.

Урта Девятово

Бу авылда Әниләр көненә зур программа әзерләгәннәр. Беренчедән, концерт. Гадәти җырлар, биюләр һәм шигырьләрдән тыш әниләр өчен дулкынландыргыч видео күрсәтелде һәм конкурста катнашучылар бүләкләнде, алар үз фотографияләре белән истәлекле сувенирлар алдылар. Җиңүчеләрне аерым билгеләп үттеләр. Алар - "Фото" конкурсында катнашкан Илья Моисеев (1 урын), Анна Евдокимова (2 урын) һәм Матвей Куликов (3 урын). Алексеевлар гаиләсе "Оригиналь котлау" номинациясендә иң яхшысы булды.

Әлеге авылны тагын бер вакыйга дулкынландырды. Казан консерваториясе студенткасы Мария Ватагина инициативасы буенча авыл кешеләре "Мама, я тебя люблю!" бөтенроссия социаль акциясендә катнаштылар. Акция кысаларында өч номинация: иң яхшы фото, әни өчен котлау һәм оригиналь открытка буенча конкурс оештырылган. Авыл кешеләре өчен оригиналь флешмоб премьера булды. Аңа җирле мәктәпнең барлык укучылары, авыл яшьләре, балалар бакчасы бәләкәчләре һәм, әлбәттә, аларның әниләре җыелды. Флешмоб азагында әниләр хөрмәтенә һавага шарлар очырдылар. Бу вакыйга турында видеороликны Вконтактеның "Родник села Среднее Девятово" рәсми төркемендә (http//vk/com/rodniksr9) карарга мөмкин.

Лаеш балалар йорты

Лаеш балалар йортында Әниләр көне үткәрү, әлеге бәйрәмгә педагоглар һәм тәрбиячеләргә сюрприз ясау яхшы гадәткә керде. Балалар плакатлар ясыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, бүләкләр әзерлиләр. Шуның белән алар үзләре өчен чын әниләргә әйләнгән барлык хезмәткәрләргә яратулары, кайгыртулары һәм хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

Районның авыл җирлекләрендә үткәрелгән чараларны алга таба да дәвам итеп булыр иде. Алар барысы да чын күңелдән һәм яратып әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район День матери