Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

2014 ел өчен шәхси эшмәкәрләргә иминият взносларын дөрес түләргә кирәк

Дәүләт учреждениесе - Пенсия фондының район идарәсе исегезгә төшерә: 2014 елның беренче гыйнварыннан мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминият взнослары күләме түләүченең керемнәре зурлыгына бәйле. Әгәр 2014 ел өчен керем 300000 сумнан арта икән, 01.04.2015 елга кадәр мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминият взносларының билгеләнгән күләменә (2014 елда - 17328,48 сум) өстәмә...

Дәүләт учреждениесе - Пенсия фондының район идарәсе исегезгә төшерә: 2014 елның беренче гыйнварыннан мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминият взнослары күләме түләүченең керемнәре зурлыгына бәйле.

Әгәр 2014 ел өчен керем 300000 сумнан арта икән, 01.04.2015 елга кадәр мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминият взносларының билгеләнгән күләменә (2014 елда - 17328,48 сум) өстәмә төстә арткан сумманың 1 %ын түләргә кирәк. Мәсәлән, 2014 ел өчен керем зурлыгы 550000 сум тәшкил итә икән, өстәмә рәвештә (550000-300000)х0,01=2500 сум түләргә туры килә.

Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына отчет документлары тапшырмый һәм шуңа бәйле рәвештә Пенсия фонды керемнәр турында мәгълүмат алмый икән, 2014 ел өчен иминият взнослары иң зур күләмдә түләтелә - 138600 сум.

2014 ел өчен иминият взнослары түләү белән бәйле бар мәсьәләләр белән Пенсия фондының район идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-57-95, 2-50-44.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев