Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мич чыгарганда саклык чаралары

"Мичне ничек чыгарырга?" - дип сорый укучыбыз Андрей З. Аның соравына Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлек начальнигы Егор Фомин җавап бирә. Лаеш районы территориясендәге халыкның 90 проценты диярлек шәхси секторда яши. Һәр йортта индивидуаль жылыту, һәр бакчада диярлек мунча. Исегезгә төшерәм, мичне дөрес чыгармау яки файдаланмау еш кына янгынга сәбәпче...

"Мичне ничек чыгарырга?" - дип сорый укучыбыз Андрей З. Аның соравына Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлек начальнигы Егор Фомин җавап бирә.

Лаеш районы территориясендәге халыкның 90 проценты диярлек шәхси секторда яши. Һәр йортта индивидуаль жылыту, һәр бакчада диярлек мунча. Исегезгә төшерәм, мичне дөрес чыгармау яки файдаланмау еш кына янгынга сәбәпче була. Монда инде мич һәм төтен юллары чыгарганда янгын кагыйдәләрен үтәмәгән хуҗалар үзләре гаепле.

Шуны истә тотыгыз, мич янмый торган нигезгә салына. Төтен юлы - корылманың яна торган урынына тиеп тормаска тиеш. Мич авызы алдында 0,5 х 0,7 метрлы янмый торган материалда эшләнгән әйбер булу шарт. Ягу сезоныбашланганчы мичне тикшерергә һәм кирәк булса аны ремонтларга кирәк.

Җылынганда теләсә ниндиматериалга термик көч килә, ә вакытлар үтү белән үз үзлегенн югалта, моны онымагыз. Шуңа күрә мич һәм төтен юлларын периодик төстә тикшерү зарур. Үз практикамнан мисал китерә алам. Гражданин П. Өенә янкорма төзи һәм аны мунча итә. Табигый ки, мунча миченә аерым моҗа ясый. Өй түбәсе янкорманы да каплый. Хуҗага янгын иминлеге нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәмәдем дип уйлый. Әмма ... Яз көне төнлә юеш кар ката, калын боз кисәгенә әйләнә. Көндез язгы кояш җылысында ул эри һәм түбәдән төшә. Һәм янкорма хуҗасы көтмәгән хәл килеп чыга: асты боз булган юеш кар төшкәндә мунча морҗасына зыян китерә. Ул берничә миллиметрга күчә, шулай итеп түбә астындагы кирпеч морҗада ярык барлыкка килә. Хуҗа мичкә яккач эшнең нәрсәдә булуын аңлап җиткерми...

Ул чакта мунча һәм өйне саклап калып булды, чөнки түбә астыннан чыккан төтенне вакытында күрәләр.

Хөрмәтле район халкы! Игътибарлы булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм таләпләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев