Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Михаил Афанасьев: “Районга квалификацияле белгечләр булып кайтыгыз“.

Җәйге озын каникулдан соң мәктәп коридорлары яңадан балалар тавышы белән тулды. Беренче сентябрьдә җәй буе ял иткән укучылар чәчәк букетлары белән Белем көненә килделәр. Кызлар - ап-ак алъяпкычлардан, малайлар - костюм һәм галстуклар белән. Быел ретро-форма мәктәп формасының төрле модельләре һәм үрнәкләре арасында фаворит булды һәм хәзерге укучылар аның белән...

Җәйге озын каникулдан соң мәктәп коридорлары яңадан балалар тавышы белән тулды. Беренче сентябрьдә җәй буе ял иткән укучылар чәчәк букетлары белән Белем көненә килделәр. Кызлар - ап-ак алъяпкычлардан, малайлар - костюм һәм галстуклар белән. Быел ретро-форма мәктәп формасының төрле модельләре һәм үрнәкләре арасында фаворит булды һәм хәзерге укучылар аның белән бик тә заманча күренделәр. Лаешның 1 нче гимназиясендә коңгырт күлмәкләр һәм ак алъяпкычлар - әти-әниләр һәм бәйрәм кунакларын яхшы яктан гаҗәпләндергән бердәнбер яңалык түгел.

Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин гимназия бинасыннан линейка үткәреләчәк урынга илтүче "йолдызлы" юлны гаҗәпләнеп күзәттеләр: аларга укуда, спортта яки җәмәгать эшендә аерылып торган укучыларның исемнәре язылган иде. Әмма иң кызыклысы - яңа спорт мәйданчыгы ачылу - бәйрәм чарасының азагына калдырылган булып чыкты. Сүз уңаеннан, ул мәктәп укучыларына бердәнбер бүләк түгел. "Универсаль спорт мәйданчыклары төзү" республика программасын тормышка ашыру кысаларында уку елының беренче көнендә - Лаешның 3 нче мәктәбе дә шундый ук бүләк алды.

Михаил Афанасьев үз чыгышында районның динамик үсеше, андагы яңа төзелешләр турында искәртте:

-Безнең районда мәгариф системасы буенча бик күп эшләнә. Без барлык республика программасында катнашабыз. Быел гына да ике авыл мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, өч балалар бакчасы төзедек: район үзәгендә, Сокурыда һәм Олы Кабанда.

Михаил Павлович яңа спорт мәйданчыгының бар спортчылар өчен ачык булуын теләде. Ул 2016 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде. Тулаем белем бирү сыйфаты буенча Лаеш районы күрсәткечләрне тотрыклы төстә яхшырта, республика белем бирү учреждениеләре рейтингында күтәрелә.

-Һәр көнне нәтиҗәле файдаланырга, белем алырга кирәк. Алар соңрак сезгә теләсә кайсы территориядә - районда, республикада, илебездә һәм дөньяда көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итәчәк. 1 нче гимназия укучысы исемен намус белән йөртегез, ә вузлар тәмамлаганнан соң районга квалификацияле белгечләр булып кайтыгыз, - диде Михаил Афанасьев.

Айрат Миңнемуллович үз алдыңа максат куеп аны тормышка ашыруга ирешү турында сөйләде. Мәдәният министры беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.

Аларның тиңләшер һәм үрнәк алыр кешеләре бар. 1 нче гимназия боксчылары һәм йөзүчеләре район, зона һәм республика ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясыйлар. Баскетболчылары 2015 елгы район укучылар спартакиадасының бронза призерлары булдылар. Футболчылары агымдагы елда район чемпионатларында икенче һәм өченче урын алдылар. Велосипедчылары "Имин көпчәк-2015" муниципаль конкурсның абсолют җиңүчеләре булып бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 4 сыйныф укучысы Ярослав Ватомов "Стриж" классында республика картингчылар ярышларында актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.

Сәламләү сүзләреннән соң тынып калган мәктәп ишегалдында мәктәп кыңгыравы чыңы яңгырады. Гимназия думасы президенты, 11 сыйныф укучысы Руслан Абдуллин һәм беренче сыйныф укучысы Полина Карпова яңа уку елы башлану турында хәбәр иттеләр.

2015 ел чыгарылыш сыйныф укучылары озатуында беренче сыйныфка керүчеләр үзләренең беренче дәресләренә китте. Ә район башлыгы Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм гимназия баскетболчылары беренчеләрдән булып яңа спорт мәйданчыгының ясалма капламына аяк бастылар. Укучыларның тупны оста ыргытуын карагач Михаил Афанасьев та үзенең спортта булдыклылыгын күрсәтергә булды. Костюмын салып ул куллары белән этелә башлады.

-35, 36, 37, 38! - Михаил Павловичның этәрелүен укучылар һәм әти-әниләр сокланып санап тордылар. - Безнең башлык, Путин кебек, спорт кешесе. ГТО нормаларын бернинди авырлыксыз үтәячәк.

Район башлыгы белән рәсми булмаган очрашудан файдаланып, әти-әниләр аңа гимназия базасында сәнгать мәктәбе филиалы ачу үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Михаил Афанасьев әлеге тәкъдимне яклады, балалар үсеше өчен барлык шартларны да булдырырга кирәген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево