Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мин умартачы булыр идем

Инвалид балалар өчен А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында оештырылган умарта кортлары бәйрәмендә гаять эш сөюче бал корты һәм умартачылар турында күпкызыклы нәрсә сөйләделәр. Әлеге һөнәрнең популярлыгы соңгы елларда шактый үсте. Узган ун елда район территориясендә умарта оялары саны берничә тапкырга артты.Үсмерләрнең һөнәр сайлавына юнәлтелгән чара уен формасында үтте.Уйлап табарга оста...

Инвалид балалар өчен А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек орденында оештырылган умарта кортлары бәйрәмендә гаять эш сөюче бал корты һәм умартачылар турында күпкызыклы нәрсә сөйләделәр.

Әлеге һөнәрнең популярлыгы соңгы елларда шактый үсте. Узган ун елда район территориясендә умарта оялары саны берничә тапкырга артты.Үсмерләрнең һөнәр сайлавына юнәлтелгән чара уен формасында үтте.Уйлап табарга оста алып баручылар Гүзәл Созинова һәм Елена Галимова балаларны шулкадәр мавыктырдыларки, аларның күбесе киләчәктә тормышын иң борынгы һөнәрләрнең берсенә багышларга булды. Әлеге шөгыль тамак туйдырып кына калмый, ә бар кешелекнең сәламәтләнүенә дә этәргеч була. Балалар конкурсларда, викториналарда бик теләп катнаштылар,табышмакларга җаваплар таптылар.Чараның йомгаклау өлеше чәй эчү һәм җиңүчеләрне хөрмәтләү белән тәмамланды. Барлык катнашучылар районда билгеле умартачы Михаил Ильиннан берәр банка хуш исле яңа бал алдылар. Якын көннәрдә аның умарталыгына барырга чакыру да балаларны бүләкләрдән ким шатландырмады.Шулай булгач, һөнәр сайлауга юнәлтелгән эшнең алдагы этабы - практик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев