Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мин йорт салырга телим. Нәрсәдән башларга?

Кайбер документларны рәсмиләштермичә йорт салу мөмкин түгел. Әгәр сез төзегән корылмагызны законсыз һәм сүтелергә тиешле дип табуларын теләмисез икән, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. "Архитектура" МУП директоры вазифаларын башкаручы Руслан Шаһидуллин аңлатканча, төзелеш башлар өчен җиргә документлар рәсмиләштерүдән тыш җир участогының шәһәр төзелеше планы һәм булачак йорт схемасы кирәк. Күрсәтелгән...

Кайбер документларны рәсмиләштермичә йорт салу мөмкин түгел. Әгәр сез төзегән корылмагызны законсыз һәм сүтелергә тиешле дип табуларын теләмисез икән, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

"Архитектура" МУП директоры вазифаларын башкаручы Руслан Шаһидуллин аңлатканча, төзелеш башлар өчен җиргә документлар рәсмиләштерүдән тыш җир участогының шәһәр төзелеше планы һәм булачак йорт схемасы кирәк. Күрсәтелгән документларга гражданнар Лаеш районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегендә дә, махсуслаштырылган оешмаларда да заказ бирә ала. Әзер схеманы Лаеш районының баш архитекторы һәм җирлек башлыгы белән яраштыру зарур.

Схеманы мөстәкыйль эшләргә дә мөмкин, ләкин ул төзелеш нормалары һәм кагыйдәләренә туры килергә, шулай ук компьютер техникасы ярдәмендә ясалган һәм редакторлап булмый торган форматта сакланган булырга тиеш.

Тагын бер мөһим момент - төзелешкә рөхсәт алу. Ул 10 елга бирелә, аннан соң да бушка озайтылырга мөмкин. Аны алу турында гаризаны Лаешның күп функцияле үзәгенә (МФЦ) бирергә мөмкин, аны 10 көн дәвамында әзерләячәкләр.

Санап үтелгән документларны алганнан соң төзелешне башларга да була. Әмма төзелеш тәмамлангач та йортны теркәү өчен кайбер рәсми кәгазьләр кирәк булачак.

"Техник инвентарьлаштыру бюросы" РГУПның кадастр эшчәнлеге бүлегенең Лаеш бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Карсалов сүзләре буенча, кадастр исәбенә кую өчен яңа йортка адрес бирергә кирәк, бу җирлекнең башкарма хакимият органнарында эшләнә. Ә күчемсез милекне теркәү өчен техник һәм кадастр паспортлары кирәк, аларны районның БТИ һәм кадастр инженерлары эшли.

Үзеңнең күчемсез милкеңә хокукларны теркәү өчен хәзер МФЦга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әмма төзелгән объектның характеристикаларына һәм аның нинди билгеләнештәге җир участогында төзелүенә бәйле төстә аны рәсмиләштерү процедуралары аерыла. Өстәмә мәгълүматны Дәүләт теркәве, кадастр һәм картографиянең федераль хезмәтенең ТР идарәсе сайтында алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство undefined