Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минем карт әбием - минем горурлык!

Мин үземнең карт әбием - Лидия Петровна Титова (Кнутова) белән горурланам. Үз гомере дәвамында ул күп нәрсә кичергән, күп нәрсәгә ирешкән. Ул умартачылар гаиләсендә туган. Аның әтисе, Петр Кнутовны, сугышның башында ук фронтка алалар һәм Лида әнисенең өлкән ярдәмчесе булып кала. 10 яшендә ул барын да эшли белә: энеләре һәм...

Мин үземнең карт әбием - Лидия Петровна Титова (Кнутова) белән горурланам. Үз гомере дәвамында ул күп нәрсә кичергән, күп нәрсәгә ирешкән. Ул умартачылар гаиләсендә туган. Аның әтисе, Петр Кнутовны, сугышның башында ук фронтка алалар һәм Лида әнисенең өлкән ярдәмчесе булып кала. 10 яшендә ул барын да эшли белә: энеләре һәм сеңлесен карый, хуҗалыкта булыша. Әбием бала гына булса да өлкәннәр кебек үк эшли. Әтисе сугышта һәлак була. Кадерле кешеләрен югалтуны гаилә авыр кичерә.

8 сыйныфны тәмамлагач, Лида тегү техникумына укырга керә. Гомеренең яртысын ул тегүче булып эшли. 28 яшьтә искиткеч кешегә - минем карт бабам Геннадийга кияүгә чыга. Алар бер-берсен яраталар, бар кеше дә алай ярата алмый. Һәрчак бергә булалар, умартачылык белән шөгыльләнәләр, терлек асрыйлар. Ике искиткеч кыз - Любовь һәм Натальяны үстерәләр. Тиздән оныклары була, аларны да үз балалары кебек тәрбиялиләр.

-Иртәнге 7 дә тора идек. Тормый кара - караваттан тартып төшерәләр. Теләсә нинди һава шартларында да эш табалар. Бабай тирги иде, ә әби яклады, - дип искә ала оныклары.

Оныклар артыннан оныкчыклар барлыкка килә, ул аларны чын күңелдән ярата. Аларны күп нәрсәгә өйрәтә. Әмма иң мөһиме - үзенә кичерергә туры килгән куркыныч сугыш елларын онытмаска. Һәр ялда диярлек без яраткан карт әбиебезгә кунакка килергә, аның белән сөйләшергә, аның яңалыкларын тыңларга, үзебезнекен сөйләргә тырыштык. Ә саубуллашканда ике биттән дә бишәр тапкыр үбеп, канәгатьләнеп өйгә кайтып китәргә.

Ул вафат булганнан соң шактый вакыт үтте, әмма яраткан әбиебезнең безнең белән булмавына һаман ышанып булмый. Кызлары һәм оныклары аның шалтыратуын көтә, ә оныкчыклары - кунакка бару өчен ялларны...

Хөрмәтле яшь буын, үзегезнең әти-әниегезнең, әбиләрегез, карт әбиләрегезнең кадерен белегез. Соңга калганчы, алар сезнең арада чакта аларның хәлен белегез. Алар - сезнең гаилә, сезнең горурлык!

Екатерина Культина, Лаешның 1 нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш