Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Миокард инфарктын ничек җиңәргә

Миокард инфаркты булган 50% кеше мондый хәлдә үзләрен ничек тотарга икәнен белмәгәнлектән, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлә. Кеше әлеге җитди проблема белән беренче очрашканда, кагыйдә буларак, каушап кала. Ә бу вакытта гомернең соңгы булырга мөмкин булган кадерле минутлары үтә. Миокард инфарктының билгеләре нинди, аны ничек профилактикаларга һәм приступның беренче...

Миокард инфаркты булган 50% кеше мондый хәлдә үзләрен ничек тотарга икәнен белмәгәнлектән, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлә. Кеше әлеге җитди проблема белән беренче очрашканда, кагыйдә буларак, каушап кала. Ә бу вакытта гомернең соңгы булырга мөмкин булган кадерле минутлары үтә.

Миокард инфарктының билгеләре нинди, аны ничек профилактикаларга һәм приступның беренче минутларында нинди чаралар күрергә кирәк - болар турында без халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова белән сөйләшәбез.

Вәсилә Нурулловна, миокард инфарктының билгеләре нинди?

-Беренчедән, күкрәктәге 20 минуттан озакка сузылган интенсив, пешереп, кысып яки басып торучы авырту сагайтырга тиеш. Ул күкрәк читлеген җимерә кебек. Авырулар аны күкрәктәге кызган тимер яки үтүк белән чагыштыралар.

Икенчедән, авыру сул кулга яки ике кулга да, аскы теш казнасына, сул калак сөягенә, аркага, эчнең өске өлешенә күчәргә мөмкин.

Өченчедән, кисәк хәлсезлек һәм салкын тир бәрү күзәтелә.

Ә ашыгыч ярдәм килгәнче нишләргә?

-Бер очракта да паникага бирелмәскә кирәк. Ул хәлне кискенләштерәчәк кенә, чөнки курыкканда организмда адреналин - курку гармоны бүленеп чыга. Ул аннан башка да кысылган кан тамырларын тагын да кыса. Гамәлләр алгоритмы мондый:

1.Утырырга.

2.Күлмәк якасын ычкындырырга, һава килүне тәэмин итәргә.

3.Тел астына нитроглицерин таблеткасы салырга яки бер доза нитроглицерин спреен авыз эченә сиптерергә. Нитроглицерин кабул итүне һәр биш минут саен кабатларга (3 тапкыр).

4.Кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга! Кичектерү үлемгә тиң!

5.Хәрәкәтләнергә ярамый! Һәр хәрәкәт - йөрәккә артык авырлык.

6.Ашыгыч ярдәмне көткәндә хастаханәдә кирәк булырга мөмкин әйберләрне җыегыз: шәхси гигиена кирәк-яракларын, сөлге, аяк киемен. Медицина карточкасын һәм барлык кардиограммаларны алырга онытмагыз - бу табибларга әлеге хәлдә куркынычны бәяләргә һәм дөрес карар кабул итәргә булыша.

Миокард инфарктын профилактикалау чаралары нинди?

-Миокард инфарктын профилактикалауның төп комплексы йөрәкнең ишемик авыруы вакытындагы кебек үк:

1.Тәмәке тартуны ташлау.

2.Кан плазмасында гомуми холестерин составын контрольдә тоту.

3.Артериаль басымны нормальләштерү.

4.Авырлыкны контрольдә тоту.

5. Сәламәт туклану.

6. Физик активлык.

Хәзер, йөрәк пристубы үзен ничек күрсәткәнен, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ашыгыч ярдәм килгәнче ничек кичектергесез ярдәм күрсәтергә икәнен белгәндә, сез вакытны экономияли алачаксыз! Ә бу очракта вакыт - аеруча кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево здоровье

2
X