Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәктәп дуслары очрашуы

Мәктәп еллары искиткеч ул. Без мәктәпне тәмамлауга утыз ел тулгач очраштык. 10 ел дәвамында икенче өйгә әйләнгән сыйныфыбызны, дәресләрне, тәнәфес, өмәләрне оныту мөмкин түгел. Ике балага бер парта, чәч толымнары (ничек тартмыйсың инде!) һәм, әлбәттә, укытучыларыбыз. Биш ел саен без сыйныфташлар белән очрашу кичәсенә җыелабыз. Юбилей елында ул үзенчәлекле булды:...

Мәктәп еллары искиткеч ул. Без мәктәпне тәмамлауга утыз ел тулгач очраштык. 10 ел дәвамында икенче өйгә әйләнгән сыйныфыбызны, дәресләрне, тәнәфес, өмәләрне оныту мөмкин түгел. Ике балага бер парта, чәч толымнары (ничек тартмыйсың инде!) һәм, әлбәттә, укытучыларыбыз.

Биш ел саен без сыйныфташлар белән очрашу кичәсенә җыелабыз.

Юбилей елында ул үзенчәлекле булды: безнең белән беренчедән сигезенче сыйныфка кадәр укыганнарны да чакырдык. Тәэсирләр, сөйләшүләр, биюләр, җырлар. Күпләребез мәктәпне тәмамлаганнан соң беренче мәртәбә очрашты. Оля Никитина Ульяновскидан, Галя Борһанова Лаеш районыннан, Андрей Гарипов һәм Женя Сахаров Казаннан кайткан, туып үскән Лаешыбыздан килүчеләр күп иде. Сыйныфташлар төрле өлкәләрдә хезмәт итәләр: бухгалтер, педагог, машина йөртүче, медицина хезмәткәрләре... Без мәктәптәге плакатны искә алабыз. "Кайда гына булсаң да, кем генә булсаң да үзеңне тәрбияләүчеләрне онытма". Без яраткан укытучыларыбыз Ираида Алексеевна Малышеваны, Ольга Федоровна Миронованы, Иван Иванович Касыревны, Надежда Павловна Мизинованы, Нина Николаевна Воронинаны, Клавдия Николаевна Вахинаны, Сергей Александрович Прасловны һәм башкаларны хәтерлибез, онытмыйбыз. Күпләре безнең арада юк та инде, әмма хәтер мәңгелык. Вакытның үтүе сизелмәде дә, аерылышырга вакыт, ә әңгәмә өчен вакыт чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район школа память встреча