Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәктәпкә җыенуда ярдәм иттеләр

1 сентябрь якынлаша. Бу уку елында Лаеш районында беренче сыйныфка 410 бала килә. Әмма һәр гаиләнең дә мәктәп баласына кирәк булган бар нәрсәне алу көченнән килми. Мондый гаиләләргә ярдәм итү өчен җәй уртасында "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" республика хәйрия акциясе старт алды. Аның нәтиҗәсендә районның 120 беренче сыйныф баласы адреслы...

1 сентябрь якынлаша. Бу уку елында Лаеш районында беренче сыйныфка 410 бала килә. Әмма һәр гаиләнең дә мәктәп баласына кирәк булган бар нәрсәне алу көченнән килми. Мондый гаиләләргә ярдәм итү өчен җәй уртасында "Мәктәпкә җыенуда ярдәм ит" республика хәйрия акциясе старт алды. Аның нәтиҗәсендә районның 120 беренче сыйныф баласы адреслы ярдәм алды.

Бүләкләрне кичә Державин мәйданында тантаналы төстә тапшырдылар. Ә аңа кадәр Лаешның булачак беренче сыйныф укучылары өчен мини-концерт, күңелле уеннар һәм бәйгеләр оештырдылар. Лаеш район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм "Казан Кремле" дәүләт музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева ата-аналар һәм балаларга үз теләкләрен җиткерделәр.

-Бу акциядә иң тетрәндергәне шул - ул безнең барыбызны бер гаилә итте. Шуны әйтәсем килә, лаешлылар анда актив катнаштылар, - дип ассызыклады Зилә Рәхимҗановна. - Безнең балалар үз сәләтләре белән бер булып яшәсеннәр, сәламәт һәм бәхетле булсыннар.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп портфеле комплектына язу әбаплары, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелма, спорт аяк киеме һәм костюмы, тимераяк керә. Быел, Мәдәният елында, портфельгә Татарстанның тарихи - мәдәни мирасы турында альбомнар, төбәк компанентын искә алып балалар әдәбияты тыкканнар. Әле дә ярдәмгә мохтаҗлар өчен акча җыю дәвам итә. Акция кысаларында районның барлык беренче сыйныф балаларын шундый җыелма белән тәэмин итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев