Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Күп балалы гаиләләр модага керә

Демографик кризис булуга да карамастан, еш кына күп балалы гаилә бүген дә сөйләшү өчен сәбәп булып тора, өстәвенә гел яхшы яктан түгел. "Зур гаиләләрдә балалар балачактан мәхрүм булалар, ата-ананың үзен күрсәтү мөмкинлеге чикләнгән", - еш кына шундый сүзләр ишетергә туры килә. Әмма без бүген сөйләгән гаиләнең уңай үрнәге бу дәлилләрне...

Ирле-хатынлы Анатолий Болдырев һәм Эльвира Шәйхетдинова үзләренең биш һәм тәрбиягә алган дүрт баланы тәрбиялиләр. Менә берничә ел алар Казаннан күчеп Карадулида яшиләр.

-Мондый зур гаиләгә шәһәр квартиры кысан. Күршеләр дә безнең тугыз балага сөенмәделәр, - дип аңлата яшәү урыннарын үзгәртүне Эльвира Валерьевна. Ул һәр бала хакында горурланып сөйләде. Аларның кайсылары үзләренеке, кайсылары тәрбиягә алынган булуны аңлау кыен.

-Өлкәннәр үз гаиләләренә алган һәркем өчен җаваплы булуларын аңларга тиешләр. Баланы ата-ана яратуы гына үзгәртергә сәләтле. Без тәрбиягә алган балалар укуда бераз артта, сәламәтлекләре дә шәп түгел иде. Хәзер алар рәтләнделәр, үз сыйныфташларыннан калышмыйлар. Мәсәлән, Георгий "4" һәм "5" кә генә укый, Мәскәүгә чыршы бәйрәменә барачак. Ул конструктордан шундый матур замоклар ясый. Безнең Катя да бишкә генә укый. Артем гаиләнең төп ярдәмчесе.

Элекке шәһәр кешеләре авыл мәшәкатьләренә тиз ияләшкәннәр. Хәзер аларның хуҗалыклары зур: 15 кәҗә, 30 дуңгыз, 70 үрдәк, тавыклар. Быел үз көчләре белән хуҗалык блогы төзегәннәр.

Декабрьнең беренче ялларында Казанга тәрбиягә бала алган гаиләләр конкурсына барганнар, анда Лаеш районы өчен чыгыш ясаганнар һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Спорт ярышларында аларга тиңнәр булмаган. Беренче урын һәм гаилә башлыгына бирелгән медаль моны раслый. "Бала хыялы" иҗат бәйгесе аларның медальләр запасын арттырмауга зур гаилә күңелсезләнмәгән.

-Безнең әни шигырьләр иҗат итте һәм балалар үз хыяллары турында сөйләделәр. Сәхнәгә матур киемнәр белән музыка астында чыктылар. Призлы урыннарны башкалар алуга күңелсезләнмәдек, - дип сөйли Анатолий Алексеевич.

Әниләренең дә хыялы бар: бар балалар сау-сәламәт булып үссеннәр, укып белем алсыннар. Эльвира Валерьевна үзен бәхетле хатын, бәхетле ана дип исәпли. Тормышында бер нәрсәне дә үзгәртмәс иде. Фәкать бер нәрсәгә үкенә: хәзерге ире белән элегрәк очрашмаган. "Гаиләдә мондый әти булганда, бернинди кыенлык куркытмый", - ди Эльвира Шәйхетдинова. Сүз уңаеннан, 2008 елда ул "Ел хатын-кызы, ана" шәһәр конкурсында җиңү яулаган.

Психологлар күп балалы гаиләләрдә балаларда җаваплылык хисе тәрбияләү табигый төстә, шартларга карап бара, диләр. Күп балалы гаиләләр балалары, мәсәлән, никахка яхшырак әзерләнә.

"Күп балалы гаилә - ул үзе яхшы да, начар да түгел, бу үзенең уңай һәм тискәре яклары булган, үз шатлыклары һәм проблемалары булган башка гаилә дөньясы кебек аерым бер дөнья.

...Күп балалы гаилә стереотибы берничә ел элек кенә үзгәрде. Алар дәүләттән ярдәм таләп иткән җавапсыз гаиләләр, социаль яктан имин булмаган кешеләр түгел. Күп балалы булу матди имин мохиттә модага керә. Димәк, күп балалы гаиләләрнең киләчәге бар", - социаль фәннәр кандидаты, социолог Константин Феофанов фикере белән ризалашмый булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадули многодетная семья