Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яхшы юрист киңәшләрен бушлай алып буламы?

Без барыбыз да кулланучылар. Кызганычка каршы, хәзерге хокукый хәлләрдә товарлар сатканда яки төрле хезмәтләр күрсәткәндә безнең хокуклар бозыла. Еш кына брагы булган товар сатыла, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелә, товарлар китерү срогы үтәлми. Кайчакта эшмәкәрләр кулланучыдан акчаны алдан алып үз бурычларын үтәмиләр.

-Үзеңнең хокукың бозылуны торгызуның бердәнбер һәм ышанычлы ысулы - судка мөрәҗәгать итү! - дип ышандыра кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмәгать оешмасы белгече Сергей Байков. - Әмма бу инстанциягә мөрәҗәгать итүгә бәйле эш тәртибе барыбызга да таныш түгел. Зыян күрүчеләрнең юридик белеме булмау да аларны белеп эшләүгә ярдәм итми. Өстәвенә адвокат яки башка юрист хезмәте арзан түгел. Шуңа күрә күп кеше үз хокукларын яклау мөм-кинлеген кулдан ычкындыра. Бигүк намуслы булмаган сатучылар (җитештерүчеләр, башкаручылар) шуннан файдаланалар. Бозылган хокукларны торгызуда һәм аларны судта яклауда кулланучылар хокукларын яклау буенча күп санлы җәмәгать оешмалары ярдәм итә. Бу аларның хезмәтләр базарында кирәк булуын күрсәтә.

Җәмәгать оешмалары юристлары эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булуга Лаешта яшәүче гр. Н. да ышанды.

2013 елда кар тиз эрү сәбәпле район үзәге урамнарының берсендә сулык барлыкка килә. Анда су биеклеге арта һәм лаешлының өен су баса. Шуны әйтеп үтү кирәк, өй хуҗасы үз милкен иминиятләгән була. Су басканда иминиятләнгән объектка зыян килә. Ә бу иминият очрагына керә.

Ышандырган компенсациягә өметләнеп гр Н. өенә килгән зыянны каплауларын үтенеп иминият компаниясенә гариза яза. Әмма, мөрәҗәгать итүчене гаҗәпләндереп, иминият компаниясе иминият түләвен бирүдән баш тарта, бу очрак иминиятләүгә керми дип белдерә.

Шул чакта гр.Н. "Потребителъ" кулланучылар хокукларын яклауның Татарстан Республикасы төбәк җәмәгать оешмасына мөрәҗәгать итә. Аның юристлары эш буенча документларны өйрәнәләр һәм зыян күрүченең хокукын яклауга басалар. Иминият компаниясенә дәгъва җибәрәләр. Тиешле срокта аңа җавап килмәгәч җәмәгать оешмасы Лаеш район судына мөрәҗәгать итә. Һәм эшне ота! Суд бигүк гадел булмаган иминият компаниясенә йорт хуҗасына мораль һәм матди зыян китергән өчен гр. Н. файдасына акча түләтә. Моннан тыш, компанияне үз өенә төзелеш-техник тикшерү үткәргән өчен гр.Н. тоткан акчаларны да түләргә мәҗбүр итәләр. Иминиятләнүче алдында үз бурычларын ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен иминиятләүчеләргә дә акчалата җәза барелә. Әгәр сезнең хокукларыгыз бозыла икән, кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмәгать оешмасына мө-рәҗәгать итегез, ул кулланучыларның хокукларын торгыза һәм аларны судта яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: советы эксперта юрпомощь