Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәскәүдән килгән виртуозлар

Мәскәүдән РФның милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры концерты Лаешның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә мондый тамашаны еш күрмисең. Зур фаготалар һәм тормыш сөючән кларнетлар, ягымлы флейталар һәм бас торбалар, һәм әлбәттә инде, бәрмә уен кораллары. Подполковник Аркадий Шмелевның тылсымлы дирежер таякчыгына буйсынып тынлы оркестр могҗизалар тудырды....

Мәскәүдән РФның милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры концерты Лаешның мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә мондый тамашаны еш күрмисең. Зур фаготалар һәм тормыш сөючән кларнетлар, ягымлы флейталар һәм бас торбалар, һәм әлбәттә инде, бәрмә уен кораллары. Подполковник Аркадий Шмелевның тылсымлы дирежер таякчыгына буйсынып тынлы оркестр могҗизалар тудырды. Концертны күңелле "Ча-ча-ча" белән башлап, виртуозлар опералар һәм оперетталар музыкасын, рус халык көйләрен һәм Глен Миллер белән Андрей Петровның джаз композицияләрен, шулай ук төрле чорларның популяр кинофильмнарыннан саунд-трекларны бер үк төрле җиңеллек һәм нәфислек белән башкардылар.

Солистлар да оркестрга тиң иде. Зал халыкара конкурслар лауреаты Алексей Свиридовны, Россиянең атказанган артисткасы Надежда Федоренконы, шулай ук бөтенроссия конкурслары лауреатлары Лариса Волжанинаны, Ольга Гетман һәм Ольга Бабаеваны алкышлады. "Минута славы" телевизион конкурсында җиңүче аккордеончы Максим Токаев чыгышы концертның үзенчәлеге булды. Тамашачылар торбада "Разговор с сурдинкой" солосын башкарган дирижер Аркадий Шмелевны озаклап алкышладылар. Мәскәү виртуозлары гастрольләре турында фикерне тамашачылар исеменнән Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев белдерде:

-Хәзер без ни өчен оркестрның "үрнәк-күрсәтмә" дип аталуын аңлыйбыз. Ул чыннан да шундый. Осталык һәм сәнгать өчен рәхмәт.

Рәхмәт йөзеннән Михаил Владимирович музыкаль коллектив җитәкчесенә Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X