Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мунча мәшәкатьләре

Редакциягә 25 Октябрь исемендәге поселок кешеләреннән (имзасыз) мөрәҗәгать керде. Авыл кешеләре "сугышка кадәр үткәнгә" генә түгел, ә "күптән үткән кыргый чор"га кире кайту ихтималы уңаеннан борчылалар. Алар поселокта җәмәгать мунчасы ябылу турында язалар: "Хуш, тән гигиенасы, күңел күтәренкелеге, мораль канәгатьләнү һәм, гомумән, кеше сәламәтлеге!" Хәлгә Александровка авыл җирлеге башлыгы Виталий...

Редакциягә 25 Октябрь исемендәге поселок кешеләреннән (имзасыз) мөрәҗәгать керде. Авыл кешеләре "сугышка кадәр үткәнгә" генә түгел, ә "күптән үткән кыргый чор"га кире кайту ихтималы уңаеннан борчылалар.

Алар поселокта җәмәгать мунчасы ябылу турында язалар: "Хуш, тән гигиенасы, күңел күтәренкелеге, мораль канәгатьләнү һәм, гомумән, кеше сәламәтлеге!"

Хәлгә Александровка авыл җирлеге башлыгы Виталий Германов аңлатма бирә:

-Мунча ябылу сәбәбе - миче ватылу. Башкарма комитетның җайланманы торгызу өчен җитәрлек акчасы юк. Хәзерге вакытта актив рәвештә инвесторлар эзләү бара, чөнки бина капиталь ремонтка мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Пос. им. 25 Октября