Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Музей халыкара конференциядә катнашучыларны каршылады

Узган атнада КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында "Г.Р.Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы" өченче халыкара фәнни-практик конференция үтте. 2008 елда ул Лаеш муниципаль районы белән үзара берләшеп үткәрелә. Форумга Россия әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү, әдәби туган якны һәм тарихны өйрәнү, әдәбият теориясе, музей эше, мәктәп һәм вузда белем бирү системаларында гуманитар...

Узган атнада КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында "Г.Р.Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы" өченче халыкара фәнни-практик конференция үтте. 2008 елда ул Лаеш муниципаль районы белән үзара берләшеп үткәрелә.

Форумга Россия әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү, әдәби туган якны һәм тарихны өйрәнү, әдәбият теориясе, музей эше, мәктәп һәм вузда белем бирү системаларында гуманитар фәннәрне укыту методикасы өлкәсендә әйдәүче белгечләр килде. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Якын һәм Ерак чит илләрдән дә бар иде.

Конференциядә катнашучылар шагыйрь белән бәйле мемориаль урыннарда һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар.

Лаеш ягы музее экспонатлары галимнәрдә зур кызыксыну уятты.

��H:���C�Fртчылар халыкара класслы гроссмейстер Артем Тимофеев һәм югарыда искә алынган рәссам Вреж Киракосян белән уйнадылар.

Мәдәни вакыйганың йомгаклау өлешендә бәйрәмчә гала-концерт булды. Анда Лаешның махсус интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә чыгыш ясады: "Радуга" кашыкчылар ансамбле һәм "Бәхет" дуэты (җитәкчесе - Галина Григорьева).

Форумны ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X