Музейда көлергә рөхсәт ителә
Музейда көлергә рөхсәт ителә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. "Чаян" журналы белән хезмәттәшлек итү "Чаян көлергә чакыра" дип аталучы карикатуралар күргәзмәсе оештыру мөмкинлеге биргән. Билгеле рәссамнарның эшләре көлкеле генә түгел. Аларга карап тамашачы булган вакыйгалар турында уйлана, аларны анализлый. Журналның баш редакторы Рафаэль Хәлиуллин...
Музейда көлергә рөхсәт ителә
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. "Чаян" журналы белән хезмәттәшлек итү "Чаян көлергә чакыра" дип аталучы карикатуралар күргәзмәсе оештыру мөмкинлеге биргән. Билгеле рәссамнарның эшләре көлкеле генә түгел. Аларга карап тамашачы булган вакыйгалар турында уйлана, аларны анализлый.
Журналның баш редакторы Рафаэль Хәлиуллин катнашында гадәти булмаган күргәзмәне ачу 1 ноябрьдә 11 сәгатьтә булачак. Музей сәнгать һәм юмор яратучы һәркемне матурлык белән очрашуга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев