Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Музыка һәм балалар шау-шуы озак яңгырады

Бишенче сентябрьдә лаешлылар Парклар һәм бакчалар көнен билгеләп үттеләр. Төп чаралар Җиңү паркында булды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм бакчалар елында капиталь үзгәртелде. Зур бәйрәмгә район башлыгы Михаил Афанасьев старт бирде. Ул бар кешене бәйрәм белән котлады һәм Лаешта, тулаем район буенча ял итү өчен күп урыннар...

Бишенче сентябрьдә лаешлылар Парклар һәм бакчалар көнен билгеләп үттеләр. Төп чаралар Җиңү паркында булды. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парклар һәм бакчалар елында капиталь үзгәртелде.

Зур бәйрәмгә район башлыгы Михаил Афанасьев старт бирде. Ул бар кешене бәйрәм белән котлады һәм Лаешта, тулаем район буенча ял итү өчен күп урыннар булдырылуын һәм төзекләндерелүен билгеләп үтте. Михаил Павлович шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең алга таба да яхшы булуын теләде. Аннан соң программаны иҗат коллективлары дәвам итте. Артистлар тамашачыларга моңлы һәм лирик җырлар, шаян такмаклар, классик һәм эстрада биюләре бүләк иттеләр.

Мәйданчыкларның берсе Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган иде. Монда мәктәпләр командалары һәм балалар өчен тематик викторина һәм квест үткәрделәр. Икенчесендә рәсем һәм актерлык осталыгы буенча осталык сәгатьләре һәм эшләр күргәзмәсе белән плэнер оештырдылар. Барысын шунда ук, экспромт белән диалоглар уйлап курчак театры күрсәттеләр.

Теләге булган һәр кеше үзен рәссам ролендә сынап карады, төрле техникаларга өйрәнү мөмкинлеге бирелде: төсле комнар, аквагрим белән рәсем ясарга, өрәңге яфракларыннан чәчәкләр ясау, твистинг - шарлардан әйберләр ясау һәм башкалар. Якында гына табигый материаллардан "Чәчәк атучы Лаеш" темасына күмәк аппликация эшләделәр.

Аниматорлар артыннан гади һәм энергияле хәрәкәтләрне кабатлап "Мин яратам сине, тормыш!" бию флешмобына кушылырга була иде. Ул өченче мәйданчыкка күңелле һәм актив яшьләрне җыйды.

Шушы бәйрәм ыгы-зыгысында клоуннар Клепа һәм Степа шаярдылар. Алар балаларны көлдереп күңелләрен ачтылар һәм теләге булганнар белән фотога төштеләр.

Спорт мәйданчыгында төрле эстафеталар һәм ярышлар кызды, аркан тарту һәм спорт уеннары. Иң җитезләр һәм өлгерләр призлар һәм бүләкләр алды.

Ә инде туйганчы күңел ачып тамаклары ачканнар тамак ялгап алдылар. Бәйрәмне оештыру комитеты ашлар тәмен татып карау бәйгесе үткәрде. Анда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалар хезмәткәрләре катнашты.

Бу көнне музыка һәм балалар көлгән авазлар озак яңгырады. Бәйрәм тәмамланды, әмма парк яңа кунакларны кабул итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево