Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Кем безне инвалидлар диде? Без бары башка гына!”

Санаторий-курорт карталарын ничек дөрес тутырырга, бассейнга йөрү өчен белешмә артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә, коляскалы яшь кеше яши торган урамда юлны ремонтлап буламы - җомга көнне социаль хезмәтләр вәкилләре белән очрашуга килгән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу һәм башка күп кенә сорауларга җавап алдылар.

Ул көнне "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр районыбыз авылларыннан һәм Балык Бистәсеннән килгәннәр иде. Монда кабул ителгәнчә, кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар. Залда дусларын А.Денежкин исемендәге "Шәфкатьлелек" ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина каршылады. Ул җитәкләгән клубларның кайсына да булса берсенә керүче һәркем аның өчен якын кешегә әверелә. Ул бик теләп күргәзмә экспонатлары белән таныштырды, нинди дә булса инвалидлык группасы булган авторлар турында күп кызыклы әйберләр сөйләде.

Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова килгән кешеләргә мөмкинлекләре чикләнгәннәрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән нинди чаралар үткәрелү белән таныштырды. Татьяна Петровнага күп сораулар бирелде, ул аларга төпле җавап кайтарды.

-"Бердәм Россия" партиясе эшчәнлегенең төп максаты - халыкның барлык катламнары өчен уңайлы тормыш шартлары булдыру. Һәм беренче чиратта безнең игътибар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр категориясенә юнәлтелгән, - дип билгеләп үтте үз чыгышында "Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева. - Иң куркынычы күңеле белән инвалид кеше. Ә сезнең күзләрегез яна, сез үз талантыгызны башкалар белән уртаклашасыз.

Рәсми өлештән соң "Алтын көз" үзәге кунакларын бәйрәм табынына чакырдылар, ә ул исә импровизацияләнгән концертка әйләнде. Аның катнашучылары кунаклар үзләре иде. "Кем безне инвалидлар диде? Без бары башка гына!", - бу фикер бәйрәм очрашуының лейтмотивына әйләнде.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тапшырылган бүләкләр җыелмасы очрашуда катнашучылар өчен күңелле һәм көтелмәгән сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев