Машина китте, ә чүп калды
Соңгы елларда район үзәген төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Собор мәйданы һәм Яр буе үзгәрә, "Уңайлы мохит" программасы тормышка ашырыла, шәһәр урамнары матурая, яңа тротуарлар барлыкка килә, юллар киңәйтелә.
Мондый күренешкә тап булгач кәеф төшә. Чүп машинасы китте, ә чүп-чар калды, бу шәһәрне бер дә бизәми.
Ленин урамында киселгән агач ботаклары өеме ике айдан артык ята инде, әкренләп чүплеккә әйләнә. Газетабыз бу хакта язды инде, әмма йөк, ягъни күч, әле дә анда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев