Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Психолог эшенә автор проекты ярдәм итә

Соңгы елларда Лаештагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүнең инновацион технологияләре киң кертелә.

Ел ярым элек газетабыз үз гәүдәләрен тотулары бозылган балаларны өйрәтүгә юнәлтелгән "МОVЕ" яңа методикасын куллану турында язган иде. Һәм менә бүген үзәк хезмәткәрләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып белү һәм регулятив сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән тагын бер проект. Аның авторы - педагог-психолог Светлана Бронникова алар эшендә гомуми алымнар һәм тәкъдимнәр белән генә теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмавын яхшы белә. Мөмкинлеге чикләнгән баланың потенциалын искә алып аның танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган практикада тикшерелгән үз проектлары һәм инновацион технологияләр кирәк. Программаның төп максаты - мәктәпкәчә өлкәнрәк балаларны мәктәптә укуга әзерләү, сәламәтлекне ныгыту, дөрес психоэмоциональ үстерү.
Автор үз эшендә үз дигәнеңдә тора белүгә, тәртип, күмәклек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә зур урын бирә. Төркемләп шөгыльләнүләр өлешчә, балаларны үз яшьтәшләре белән аралашуга өйрәтә. Индивидуаль дәресләрдә биокомпьютер тренажер ярдәмендә үзконтроль һәм игътибарны туплау күнекмәләре эшләнә.
Сүз уңаеннан, бу программа эшли башлаганчы автор проекты икътисадка идарә итү һәм хокук институтының педагогик психология һәм педагогика кафедрасында тикшерү үткән һәм тернәкләндерү үзәгендә практик эшчәнлектә файдалану өчен тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РЦДП новшества