Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Милек мәнфәгатьләрен саклауда

29 октябрь - ведомстводан тыш сак хезмәте туган көн. СССР министрлар Советы карарына ярашлы төстә алтмыш ел элек милиция органнары каршында махсус бүлекчә - ведомстводан тыш сак хезмәте булдырыла, аңа төрле ведомстволар буйсынуындагы вак сәүдә һәм хуҗалык объектларын саклау йөкләнә.

50 нче еллар башында ведомстводан тыш сак хезмәтен вакыт үзе таләп итә. Кешеләр тормышына сугыштан соңгы җимереклекләр нәтиҗәләре тәэсир итә. Урлап, талап кәсеп иткән күп санлы бандалар җәмгыятькә җитди куркыныч тудыралар. Урлаулар санын киметергә сәләтле, көчле хезмәт таләп ителә.

Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак төрле милек формасын саклау буенча гомумдәүләт чаралары системасында зур урын алып тора һәм Татарстан ЭЭМда иң мобильле һәм техник яктан баетылган бүлекчә булып тора.

-Безнең хезмәтнең өстенлекле бурычлары физик һәм юридик затларның милки мәнфәгатьләрен саклаудан, милки җинаятьләрне профилактикалаудан, шулай ук саклана торган объектларның террорга ныклыгын көчәйтүдән гыйбарәт, - дип РФ ЭЭМ Лаеш районы ЭЭБ ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең вазифаларын билгеләде бүлек начальнигы Игорь Чистяков. - Безнең хезмәт эшчәнлеге бик тә кирәк.

Әгәр бер ел элек районда 137 җәмәгать объекты сак сигнализациясе белән җиһазланса, хәзерге вакытта 145. Узган елда 102 шәхси милек саклау урыны булса, быел 129.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең бердәм һәм төгәл эш итүләре нәтиҗәсендә ел башыннан сакланган объектлардан әйбер урланмаган. Шуның белән бергә 15 җинаять ачыкланган, алар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Административ хокук бозулар турында 360 беркетмә төзелгән.

Мондагы хезмәткәрләрнең бердәм, тотрыклы эше - бу хезмәтнең барлык хезмәт төрләренә иң яхшы реклама. Соңгы елларда сак хезмәте клиентлары арасында шәхси милекләрен саклау турында кайгырткан дача хуҗалыклары, склад биналары хуҗалары арта бара.

Объектларны ышанычлы саклауны тәэмин итү өчен бүлектә сигнализация чараларын яңартуга һәм районның бар территориясендәге объектларны сакларга мөмкинлек биргән заманча техник җиһазлар кертүгә зур игътибар бирәләр. Соңгы вакытта район үзәгеннән ерак булган торак пунктларда да объектларны сак сигнализациясенә тоташтыру эше активлаша.

Күрсәтелгән сак хезмәтенә сорау арту ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең халык ышанычын яулауларын раслый. Көндәлек хезмәте белән коллектив эшкә тугры булуын исбатлый. Сержантлар Виталий Шаметкин, Николай Афанасьев, Сергей Байдалов, Рафаэль Русланов, идарә пульты дежурныйлары Лариса Моряшова, Наталья Бекренева, Любовь Казанцева һәм башкалар гражданнар алдында һөнәри бурычларын намус белән үтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей итоги ОВО