Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сугыш турында истәлекләрне бергә языйк

Бер елдан без фашистлар Германиясен җиңүнең 70 еллыгын билгеләнгән үтәчәкбез. Кызганычка каршы, ул героик чор шаһитлары кими бара.Шул чор замандашлары истәлекләрен туплауны көн бурычы дияргә дә була.

2011 елдан Татарстанда "Сугыш чоры балалары истәлекләре" проекты тормышка ашырыла. Бу юнәлештә Казан аграр университеты фәлсәфә һәм хокук кафедрасы белән ныклы элемтәдә торган Габишево урта мәктәбе актив эшли. Агымдагы елның апрелендә аның базасында төбәк студентлар фәнни конференциясенең III секциясенең берсе эшләячәк

-XX гасырның 40-50 нче еллары хакында дөреслекне саклау буенча зур һәм бик тә мавыктыргыч эш көтә,-дип билгеләп үтә Габишево авылы ветераннар советы рәисе Зөфәр Шәйхетдинов.-Без район халкына ул еллар турында документаль материаллар җыюда катнашуларын үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Түбәндәге юнәлешләр буенча үз истәлекләрегез белән уртаклашыгыз: сугыш башлану, "Казанны читләтеп үткән юл" салу, сугыштан хатлар, качаклар һәм эвакуацияләнгән кешеләрне каршылу һәм урнаштыру, Гомуми хәрби өйрәнүләрнең укыту пунктлары эше, крестьян икмәге пешерү рецептлары һәм технологияләре, кузгалактан аш һәм өшегән бәрәңгедән көлчә тешерү - бер сүз белән әйткәндә сугыш елларында халык җан асраган меню серләре белән уртаклашу.

Барлык материалларны "Камская новь"-"Кама ягы" газетасы электрон kamnov 016 @ yandex ru адресына яки 422610, Лаеш, Ленин урамы, 31 йорт адресына җибәрергә була.

Тупланган материалларны дөрес эшләү турында тәкъдимнәр газетаның Iaishevskyi.ru сайтында "Сугыш чоры балалары" материалында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВОВ проект дата