Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Җиңүчеләр билгеле булды

Үткән дүшәмбедә "Ел укытучысы-2013" район конкурсының йомгаклау этабында җиңүчеләр исеме аталды.

Бәйгедә сигез педагог катнашты, аларның һәркайсы үз эшенең остасы, белемнәр белән бергә Укытучыны башка кешеләр арасыннан аерган сыйфатларга да ия. Хәерби, Кече Елга, Комлы Ковали, Столбище, Урта Девятово, Имәнкискә, Лаешның 2нче мәктәпләре һәм Лаешның 1нче гимназиясе - конкурста катнашучыларның географиясе шундый. Анда ир-егет укытучыларның актив катнашуы үзенчәлекле, алар бәйгедә катнашучыларның яртысын тәшкил итте.

Конкурсның беренче көне программасы аеруча киеренке булды. Һәр укытучы таныш булмаган сыйныфта дәрес бирде. Ә дәресләрнең темасы кичтән генә билгеле була, яңа материал аңлатуга һәм аны ныгытуга 30 минут вакыт бирелә. Тәҗрибә һәм үз системасы булмаган кешегә бу бурычны үтәү кыен булыр иде. Аннан соң дәрескә үзанализ, сыйныф сәгате һәм педагогларның тәҗрибәсен тәкъ-дим итү белән педагогик остаханә. Икенче көнне укытучылар осталык сәгате күрсәттеләр, ә жюри конкурска йомгак ясады.

Үз чыгышлары арасында укытучылар мәгарифтәге проблемаларны тикшерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Конкурста катнашучылар фикеренчә, хәзерге заманда белем бирү проблемаларының берсе - мәгълүматның күп булуы, белем бирү сыйфатын киметә торган "мәгълүмати чүп" барлыкка килү. Тарих буенча гына түгел, барлык фәннәр буенча да бердәм дәреслекләр кирәклеге турында сүз барды. Дәреслекләрнең күп булуы мәгълүмати буталчыклыкка китерә, ә бу укучы бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә кыенлыклар тудыра. Күп кенә дәреслекләрдә фәнара бәйләнеш бозылган, төгәлрәк әйткәндә, ул бөтенләй юк. Химия, география, биологиядән сәгатьләрнең җитәрлек булмавы бу фәннәр буенча укучыларның белем сыйфатына тискәре йогынты ясый.

Конкурсның шартлары һәм оештыру педагоглар сүзе өчен тема булды.

-Беренче көн киеренке булды.

-Читтән торып үткән турга без видеодәрес җибәрдек, ә аны һөнәри дәрәҗәдә төшерү - зур проблема.

-Ә минем коллегаларым дәресләрендә буласым килгән иде, конкурс нигезләмәсе буенча бу тыела.

Конкурста катнашучылар уңай якларны да билгеләп үттеләр. Беренче чиратта - аралашу тәҗрибәсе. Мондый чараларда катнашу үзе укытучыны камилләшергә, осталыгын шомартырга мәҗбүр итә. "Кемне дә булса аерып күрсәтү катлаулы, - дип сөйлиләр конкурста катнашучылар. - Һәркайсы үз эшенең остасы. Без төрле, әмма барысының да бәя биреп бетергесез эшлән-мәләре бар". Елдан ел конкурста катнашучыларга кыенрак була бара - көндәшлек һәм катнашучыларның осталыгы арта, ниндидер яңалык күрсәтү җиңел түгел.

Жюрига да җиңел булмады. Номинацияләрдә җиңүчеләрне сайлау кыен була. Барлык уңай һәм кимчелекле якларны искә алып, жюри үз карарын кабул итте. "Ел укытучысы-2013" исеменә Столбище урта мәктәбе математика укытучысы Галина Мигачева лаек булды. Икенче урында Имәнкискә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөдәррис Җиһаншин, Лаешның 2нче мәктәбе математика укытучысы Айгөл Хәсбиева өченче булды. "Укытучы - тәрбияче" номинациясендә Лаешның 1нче гимназиясе география укытучысы Рифкать Габдрахмановка тиңнәр булмады. "Мәгарифтә инновацияләр" номинациясендә Урта Девятоводан биология укытучысы Виталий Шкудов, ә "Мәгарифтә традицияләр"дә Хәерби мәктәбенең ОБЖ укытучысы Рөстәм Хәсәнов иң яхшы дип танылды.

"Мондый җитди конкурста мин беренче тапкыр катнаштым, - диде Г.Мигачева. - Үз системамны, эшемне, үз эшләнмәләремне күрсәтергә тырыштым". Галина Анатольевна күкрәккә тага торган "Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" билгесе белән, "Россиянең иң яхшы укытучылары-2009" конкурсында җиңгән өчен РФ мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы һәм башка грамоталар белән бүләкләнгән. Аның уйлавынча, мәктәптә укучыларны математикага сыйфатлы итеп әзерләү 1 сыйныфтан башланырга тиеш. Монда кадрлар составы, укучыларның максаты булу зур роль уйный. Танылган педагог өчен конкурста үз укучысы - Айгөл Хәсбиева катнашу һәм җиңүче булу аеруча күңелле булды. Г.Мигачеваның шактый укучылары аның эзеннән киткән. Лаеш мәктәпләрендә аның өч укучысы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс учителя итоги

2
X