Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь – картаю өчен сәбәп түгел

Район мәдәният йорты тарафыннан район пенсионерлары арасында иң яхшы шигырьгә көз башында игълан ителгән шигьри конкурс үткән сишәмбедә "Возраст - не время стареть" шигырь бәйрәме белән төгәлләнде.

Ай ярым дәвамында конкурсны оештыручылар конкурсантлардан гаризалар кабул иттеләр. Һәм менә ул - хәлиткеч көн, каләм буенча коллегалар белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу һәм шигъри сәләттә ярышу мөмкинлеге. Лаеш, Сокуры, Олы Кабаннан килгән һәм Балык Бистәсе кунакларыннан торган 25 шигърият сөюче бер-берсе белән очраштылар. Алар арасында әле генә иҗат шатлыгы татый башлаганнар да, районда билгеле шигырь җыентыклары авторлары, "Орфей" шигъри клубы әгъзалары да бар иде. Әмма аларның барысын да бу көнне бер нәрсә - сөйләргә һәм тыңларга теләү берләштерде. Кайчак рифмалар туры килмәү яки мәгънә үзгәреп кую мөһим түгел, чөнки бар язылганнар йөрәктән чыккан иде. Шигърият яратучылар бүләкләр көтмәделәр. Шигъри сәләтләрен тануның иң мөһим алар өчен үз якыннары һәм туганнарына яратуларын шигырьләре аша белдерү. Шулай ук тормышны яратуларын һәм үз яшьләрендә күңел көрлеген югалтмый саклауларын күрсәтү. Аларның күбесенең каләмне өлкән яшькә җиткәч кенә, бәхетне генә түгел, югалту ачысын да татыганнан соң гына алуы сер түгел. Йөрәктән чыккан юлларны тыңлаганда бу кешеләрнең югалып калмауларына һәм ялгызлыклары белән килешмәүләренә сөенәсең. Үз яшьләрендә дә алар күңелләре белән яшь калганнар һәм яшьләргә үрнәк булып торалар, шуның белән бәхетлеләр.

Яшьнең - картаю өчен сәбәп булмавына тагын бар дәлил - шулай ук "Возраст - не время стареть" дип аталучы фотокүргәзмә. Ул хезмәт ветераннары арасында бу яз көне кебек җылы һәм кояшлы көндә үтте. Анда 50 дән артык фотоэш тәкъдим ителде. Шулай аталучы өченче яшь кешеләре, фотосурәтләрдән елмаеп, яшьләрчә энергия һәм уңай тойгылар тараталар. Күпләр үзләрен яраткан эшләре белән шөгыльләнгән чакта сурәтләгән, шунлыктан алар тагын да яшьрәк һәм матуррак күренәләр. Елларның аларны картайтмавы хак. Әгәр сез дә яшәлгән елларыгыз санына карамастан матур һәм күңелле яшәргә телисез икән район мәдәният йортына килегез: фотокүргәзмә экспонатлары сезне көтә.

Оештыручылар конкурсның иң актив катнашучыларын махсус бүләкләр белән билгеләделәр. Бу Анатолий Николаев, Резеда Сибатова, Надежда Генералова һәм Геннадий Рожков. Кызыксындыру призлары конкурсның һәр катнашучысына бирелде. Әмма бу көнне үзенең якыннары белән иҗат шатлыкларын бүлешү мөмкинлеге алган һәркем өчен иң яхшы бүләк - дусларча алкышлар булды.

Бүген монда җыелуыбыз ничек күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка РДК