Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ислам Әхмәтҗанов: “Җәмгыять тә, хакимият тә аерым-аерым ришвәтчелеккә каршы тора алмый”

Узган атнада Чистайда Җәмәгать советы һәм иҗтимагый оешмалар, прокуратура һәм Чистай районы эчке эшләр бүлеге вәкилләре, районнарның коррупциягә каршы көрәш комиссияләре җитәкчеләре һәм республиканың ун районыннан массакүләм мәгълүмат чаралары ришвәтчелеккә каршы тору буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

-Коррупция шундый масштабларга җитте, шулкадәр массакүләмгә әверелде, хәзер ул аерым гражданнар иминлегенә, икътисади үсешкә генә түгел, ә дәүләт иминлегенә дә куркыныч тудыра, - дип билгеләп үтте өйрәтү семинарын алып баручы Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов. - Без төрле дәрәҗә ришвәтчеләр турында торган саен әхлаксызрак фактлар ишетеп торабыз. Узган ел республикада коррупция характерындагы 1200 дән артык җинаять ачыкланган. Аерым-аерым эшләгәндә җәмгыять тә, хакимият тә бу күренешкә каршы тора алмаячак.

Коррупцияне кыска вакыт эчендә тамырыннанан йолкып атып булмый. Ләкин һәр көнне планлы рәвештә эш алып барырга, җәмәгатьчелек вәкилләренең ришвәтчелеккә каршы эшчәнлеккә кушылуын тәэмин итәргә кирәк. Шуңа күрә Чистай районында коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең өчтән берен җәмәгатьчелек вәкилләре тәшкил итә. Ул социологик тикшеренүләр, район халкын сораштырулар үткәрә, аларның нәтиҗәләре сайтта урнаштырыла. Коррупция белән бәйле аноним мөрәҗәгатьләргә җаваплар да җирле газета битләрендә бастырыла.

-Мин квартал саен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җәмәгатьчелек белән "Җәмгыятьтә ришвәтчелек күренешләре" темасына түгәрәк өстәл артында очрашам, анда агымдагы мәсьләләрне тикшерәбез, - дип хәбәр итте Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов. - Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы видеокамералар "күзәтүе" астында уза. Видеоязма район сайтына урнаштырыла.

Татарстан Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда 377 ришвәтчелек факты ачыкланган, аларның җидесе -зур күләмдә. Җинаять җаваплылыгына тартылган вазифаи затлар һәм структуралар буенча караганда, 20 кеше - федераль дәүләт органнарыннан, 47 се - республикадан, 90 кеше - муниципаль органнар һәм учреждениеләрдән. Салават Фоатович район кешеләренә коррупцион җинаятьләр турында хәбәр итеп кенә калмыйча, бу юнәлештәге уңай эшләр турында язарга, халыкның хокукый белемнәрен күтәрергә чакырды.

Барысы да ачык һәм үтә күренмәле икән - бу халыкның хакимияткә ышанычын арттыра гына. Хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә торырга, массакүләм мәгълүмат чараларында тикшерелгән һәм дөрес мәгълүматлар гына урнаштырырга кирәк.

Илдус Әхмәтҗанов журналистларга көн кадагындагы мәгълүмат артыннан куып, этика турында онытмаска һәм теге я бу һөнәр кешеләре абруе турында уйларга тәкъдим итте: "Үзенең хезмәт вазифасын явыз нияттән файдаланучыларга караганда яхшы кешеләр барыбер күбрәк", - дип йомгак ясады Чистай районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев