Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Нинди категория гражданнар пенсияне вакытыннан алдан билгеләү хокукына ия?

-Соңгы вакытта пенсия яше арту турында күп сөйләнә. Ә бүген нинди категория гражданнар пенсияне вакытыннан алдан билгеләү хокукына ия? Хөрмәт белән Надежда М., Лаеш шәһәре. Укучыбыз соравына Россия Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина жавап бирә. -Исегезгә төшерәм, Россия Федерациясе законнарына ярашлы төстә, картлык буенча иминият пенсиясенә 60...

-Соңгы вакытта пенсия яше арту турында күп сөйләнә. Ә бүген нинди категория гражданнар пенсияне вакытыннан алдан билгеләү хокукына ия?

Хөрмәт белән Надежда М., Лаеш шәһәре.

Укучыбыз соравына Россия Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина жавап бирә.

-Исегезгә төшерәм, Россия Федерациясе законнарына ярашлы төстә, картлык буенча иминият пенсиясенә 60 яшькә җиткән ир кешеләр һәм 55 яшьтән башлап хатын-кызлар хокуклы.

Әмма аерым социаль шартларда гражданнарга вакытыннан алдан пенсия билгеләү хокукы бирелә. Мәсәлән, биш һәм күбрәк бала тапкан һәм аларны сигез яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызлар (иминият стажы 15 елдан ким булмаганда) 50 яшьтә пенсиягә чыгарга хокуклы.

Вакытыннан алдан пенсиягә чыгу хокукына шулай ук сигез яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләгән ата-ананың берсе ия. Мондый баланың әтисе пенсиягә 55 яшьтә (иминият стажы 20 елдан ким булмаганда), ә әнисе 50 яшьтә (иминият стажы 15 ел булганда) чыга ала.

Гомуми билгеләнгән пенсия яшен киметүгә балачактан инвалидлар опекуннары яки балачактан инвалидларны сигез яшькә кадәр тәрбияләгән опекуннар да исәп итә ала (һәрбер ел ярым опека өчен бер елга, әмма гомумән алганда биш елдан да күпкә түгел). Бу очракта кирәкле стаж ирләр өчен 20 елдан ким булмаска, ә хатын-кызлар өчен 15 елдан ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район вопросы