Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Әнәс Бәширов Сокуры йөзен үзгәрткән кешеләрнең берсе

Гыйнвар башында исеме районыбыз чикләреннән еракта да билгеле булган якташыбыз юбилеен билгеләп үтте. Район һәм Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән сокурылы Әнәс Бәшировка 75 яшь тулды. Ул соңрак "Столбище" ОПХга әйләнгән ТатНИИСХ үзәк эксперименталь базасының беренче директоры була. Хөкүмәт Әнәс Әлмөхәммәт улының хезмәтләрен лаеклы бәяли: аңа ТР һәм...

Гыйнвар башында исеме районыбыз чикләреннән еракта да билгеле булган якташыбыз юбилеен билгеләп үтте. Район һәм Татарстан авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән сокурылы Әнәс Бәшировка 75 яшь тулды.

Ул соңрак "Столбище" ОПХга әйләнгән ТатНИИСХ үзәк эксперименталь базасының беренче директоры була. Хөкүмәт Әнәс Әлмөхәммәт улының хезмәтләрен лаеклы бәяли: аңа ТР һәм РФның атказанган агрономы исеме бирелгән.

Әнәс Бәшировка үз гомерендә төрле вазыйфаларда, республиканың төрле районнарында хезмәт куярга туры килә. Ни белән генә шөгыльләнмәсен, кайда гына эшләмәсен, барыннан да элек кешеләр турында уйлый.

-Совхоз оешкан беренче елда ук электр хуҗалыгын яңарттык, югары вольтлы яңа линия суздык, - дип искә ала юбиляр. - Электр белән тәэмин итүдә өзеклекләрне бетерү өчен тагын күп нәрсә эшләнде. Ә бит бу кешеләр өендәге яктылык кына түгел. Электр белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән җитештерү дә зыян күрә.

Энергияле совхоз директоры хәл итәргә алынган икенче проблема - авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү. Сокурыда чишмәләр дә, коелар да булмый. Үзләре ясаган "качалка"лардан алган болганчык сыекча эчәләр, ул бик тәмсез, юшкыны күп була. Шуңа күрә совхоз акчасына суүткәргеч төзеп, үзәктән су белән тәэмин итү оештырылгач, авыл халкы бик шатлана. Хәзер краннардан тәмле артезиан суы ага. Яхшы эш яңа үзгәрешләрнең башы гына була. Электр линиясе һәм суүткәргечтән соң терлекчелек һәм механикалаштыру буенча комплекслар төзү башлана, орлык хуҗалыгын һәм техника паркын яңарталар, республикада беренчеләрдән булып сыер абзарларында җиһазландырылган сөт блогы белән бәйләнгән сөтүткәргеч урнаштыралар, поселокка газ кертәләр... Ул елларда булган үзгәрешләрне әле озак санарга булыр иде. Совхозда кадрлар агучанлыгы булмый. Бу аңлашыла да: эшчеләрне тотрыклы хезмәт хакы, яхшы хезмәт шартлары, торак алу мөмкинлеге җәлеп итә. Эш Сокурыны төзекләндерүгә дә барып җитә.

Хәзер әлеге авыл, Лаеш районының башка күп кенә торак пунктлары кебек үк үзгәрә. Әмма кешеләр тормыш җайлансын өчен күпме көч һәм энергия кертелгәнен хәтерлиләр. Әнәс Бәшировны да, энтузиаст, күп яхшы эшләр инициаторы һәм югары класслы белгеч буларак беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сокуры