Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Армиягә "Чын егетләр" кирәк

Лаешның 1 нче гимназиясенә үткән чәршәмбе көнне чын егетләр җыелды.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган программа бай, озак вакытка исәпләнгән һәм гадәттәге "Чын егетләр" конкурсында катнашучылардан җитди әзерлек таләп итте. Дүрт мәктәп үз командаларын җибәргән: Лаешның 2 нче, Столбище, Имәнкискә һәм Нармонка. Аларга моннан җиде ел элек ТР Хәрби комиссариатының Лаеш район бүлеге булдырган күчмә кубок өчен көч сынашырга туры килде. Рождествено мәктәбе директоры Владимир Чуприн конкурс программасын ике ел элек төзегән. Быел ул яңа биремнәр белән тулыландырылган: конкурста катнашучыларга Кораллы Көчләр тарихы буенча сорауларга җавап бирергә һәм хәрби хезмәт нигезләрен белүне таләп иткән тест үтәргә туры килде. Әмма спорт ярышлары игътибар үзәгендә булды, ә аларның нәтиҗәсе команданың барлык әгъзаларының яхшы физик әзерлегенә, аларның үзара эш итүләренә һәм бердәмлегенә бәйле.

Визит карточкасы конкурсның беренче этабы булды. Монда Имәнкискә егетләре үзләрен яхшы яктан танытты. Рәсми өлештән соң егетләрне сәхнәдән алкышлар белән озата башлагач көтмәгәндә П.Чайковскийның "Аккош күле" балетыннан музыка яңгырады. Имәнкискәлеләр искиткеч итеп башкарган "Кечкенә аккошлар биюе" шаян формада яхшылык һәм явызлык көрәшен күрсәтте.

Теоретик ярышлар балаларны дулкынланырга мәҗбүр итте - уенчыларның кайбер сорауларга "тешләре үтмәде". Вакытның чикләнгән булуы, дулкынлану һәм тәҗрибә булмау үзен сиздерде. Дөрес җавапны ишеткәч бәйгедә катнашучылар күңелсезләнделәр. "Белә идек бит!" - дип үзләрен битәрләделәр һәм спорт залында өстенлек алуга өметләнделәр.

Автомат сүтүҗыю, күтәрелү, гер күтәрү, "каршылыклар полосасын" үтү һәм башка спорт ярышлары зур кызыксыну уятты. Үсмерләр үзләренең физик әзерлекләрен күрсәткән арада газетабыз хәбәрчесе команда җитәкчеләре, "Чын егетләр" бәйгесен оештыручылар һәм анда катнашучылар белән сөйләште.

Валерий Шабаев, Нармонка мәктәбенең ОБЖ укытучысы:

-Без база мәктәбе, шуңа күрә "Чын егетләр" конкурсында ел саен катнашабыз. Аңа дәресләрдә дә, дәрестән соң да әзерләнәбез: автоматлар сүтәбез-җыябыз, физик әзерлек белән шөгыльләнәбез, спорт эстафеталары үткәрәбез. Менә алар үз нәтиҗәсен бирә.

"Киеренке әзерлек нәтиҗәсендә Нармонка мәктәбе командасы әзерлек дәрәҗәсе сизелерлек арткан", - дип исәпли ТР ХК Лаеш районы бүлегенең беренче чакыру бүлекчәсе начальнигы Дина Фадеева.

Анатолий Бабиев, Столбище урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы:

-Кызганычка каршы, мәктәпләрдә тәҗрибәле һәм белемле ОБЖ белгечләре аз. Призывка кадәр армия хезмәтенә җитди әзерлек булмауның бер сәбәбе бу. Ә бер ел - хәрби хезмәт күнекмәләре алу өчен җитми. Шуңа күрә чакырылыш алды яшьләре өчен мондый ярышлар бик тә кирәк. Кадетлар сыйныфлары армиядә хезмәт итүгә әзерлек проблемасын хәл итүдә булышалар. Кадетлар дисциплина белән генә түгел, эчке халәт буенча да аерылып торалар. Монда өстәмә дәресләр ярдәм була, аларда балалар Туган ил һәм Кораллы Көчләр тарихын өйрәнәләр, хореография белән шөгыльләнәләр, спорт секцияләренә йөриләр.

Радик Шәймөхәм-мәтов, Имәнкискә мәктәбенең ОБЖ укытучысы:

-Элек мин Урта Девятово мәктәбендә эшләдем һәм "Чын егетләр" конкурсында даими катнаштык. Быел Имәнкискәдә укытам. Команда туплау җиңел булмады, мин 7-8 сыйныфларда укучыларга өстенлек бирдем. Алар теләп әзерләнделәр, бүген башка мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларыннан калышмыйлар. Мондый конкурслар кирәк дип уйлыйм: балалар үзләрен башкалар белән чагыштырып карыйлар, аларга тигезләнергә телиләр.

Владимир Чуприн, Рождествено урта мәктәбе директоры:

-Быел конкурста бары дүрт мәктәп катнаша. Моның нигезле, шул ук вакытта нигезсез сәбәпләре дә бар. Кечерәк авыл мәктәпләрендә малайлар күп түгел, шуңа күрә команда туплау кыен. Ә менә Лаешның 1 нче гимназиясе һәм Габишево мәктәбе кебек зур мәктәпләр ни өчен команда җибәрмәгәннәр -аңлавы кыен. Күрәсең монда тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм ОБЖ укытучылары эшләп бетермәгән. Моннан тыш, "Чын егетләр конкурсы"ның нәтиҗәсе югарырак булсын өчен ОБЖ һәм физкультура укытучыларының бергә, эзлекле эш алып барулары кирәк. Шуны да әйтеп үтү зарур, Татарстанда патриотик хәрәкәт көчле. Республикада ай саен спортның хәрби-гамәли төрләре буенча төрле социаль төркемнәр өчен спартакиадалар үтә: чакырылу яшендәгеләр, кадетлар, эзләү отрядлары һәм башкалар. Хәрби-патриотик тема буенча конференцияләр дә үткәрелә. Татарстанда армиягә чакыруда проблемалар юк. Без патриотик тәрбия бирү турында я сөйлибез, я эш эшлибез.Бүген монда эшләүчеләр җыелган, ә сүз көрәштерүчеләр түгел. Ярышларда катнашучылар тәкъдиме буенча киләсе елда без җиңү яулаган команданың барлык әгъзаларына медальләр тапшырырга ниятлибез.

Бәйгедә катнашкан командалар сөйли

Лаешның 2 нче мәктәбе командасы:

-Безнең командада нигездә 7-8 сыйныф малайлары. Без-яңалар, "Чын егетләр" бәйгесендә мондый составта беренче тапкыр катнашабыз. Безгә ошады, киләсе елга ярышларга киләчәкбез.

Столбище мәктәбе командасы:

-Без мәктәп данын якларга һәм Лаешның 2 нче мәктәбеннән кубокны алырга телибез.

...Гимназиядә дәресләр үз тәртибендә үтә, ә тәнәфесләрдә спорт залы җанатарлар белән тула, алар ярышлар барышын кызыксынып күзәтәләр. Үзләре дә "каршылыклар полоса"сы буйлап үрмәләргә яки солдат киеме кияргә әзерләр.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге, ТР ХК Лаеш район бүлеге һәм мәгариф бүлегенең уртак тырышлыгы белән оештырылган конкурс программасы сәгать бергә бетте. Жюри нәтиҗә ясады һәм конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Җиңүче кубогы Столбище мәктәбе "Патриотлар"ына тапшырылды. Спорт залында "Россиягә хезмәт итәбез!" - сүзләре яңгырады. Нармонкалылар икенче, ә Имәнкискәнең "Ак бөркетләре" өченче урында. Лаешның 2 нче мәктәбенең яңа командасы призлы урын алмаса да, үзен яхшы яктан танытты. "Дуслык җиңүдән көчлерәк, - диде йомгаклау сүзендә Владимир Чуприн. - Иң мөһиме, сез бүген бер берегез өчен көрәштегез".

Чын егетләр үзләренең армиядә хезмәт итүгә әзер булуларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс патриотизм гимназия №1

2
X