Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сергей Косырев: "Әфганстанда әнием догалары белән генә исән калдым"

Февраль патриотик юнәлештәге чараларга бай. Без Сталинград сугышы, Әфган сугышы геройларын искә алабыз, Ватанны яклаучылар көнен бәйрәм итәбез.

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән чы-гарылуының 25 еллыгы билгеләп үтелә. 700 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры Әфган аша үткән. Биргән антка тугры калып, үз солдат бурычын үтәп меңнәрчә хәрби хезмәткәрнең гомере өзелде. Алар арасында Лаеш районы егетләре дә бар. Безнең 18 якташыбыз хәрби бүләккә лаек булган, аларның өчесе - Илфар Билалов, Сергей Кузнецов һәм Николай Варламов - үлгәннән соң.

Бу көннәрдә совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына багышланган чаралар күп үткәрелә.

Лаеш үзәк китапханәсендә "Әфганстан - күңел ярам" темасына батырлык дәресе үтте. Лаеш мәктәпләре укучылары белән очрашуга интернационалист сугышчы Сергей Косырев һәм Татарстан хәрби комиссариаты Лаеш район бүлеге начальнигы Александр Афанасьев килде.

Балалар ул сугышның кырыс көннәре турында, герой якташларыбыз турында, аларның батырлыклары турында белделәр. Алып баручылар дошманнар, төнге маршлар, әфган тузаны... хакында сөйләгән армия көндәлекләреннән өзек-ләр укыдылар. Тарих дәреслекләрендә мондый язмалар укып булмый.

Сергей Косырев Әфганстанда үткән көннәр, айлар һәм елларның хәтердән җуелмавы турында сөйләде. Сугышчан дусларның үлеме, яхшылык һәм явызлыкның ачык күренүе, чын хәрби дуслык беркайчан онытылмый. Ветеран балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Аларның берсе, балаларча гади һәм эчкерсез яңгыраганы, уйланырга мәҗбүр итте: "Сез сугышта вакытта Туган илне ничек саклау яки ничек өйгә исән-имин кайту турында уйладыгызмы?"

-Син - солдат һәм приказны үтисең. Башта бернинди андый: "Мин миссия үтим" дигән фикерләр юк. Бернинди супергеройлык юк. Яшьли үлү бик тә куркыныч, - дип дөресен җавап бирде Сергей Иванович. - Үлем турында уйлыйсың, әлбәттә, чөнки гел аның астында бит. Мөгаен, мине әнием догалары саклагандыр. Ул һәр көн минем өчен дога кылган, бар авырлыкны үз йөрәге аша кичергән.

Очрашуга хәрби комиссар Александр Афанасьев йомгак ясады:

-Без Әфган сугышын үткәннәрне, анда һәлак булганнарны истә тотарга тиеш. Үсеп килүче балалар моны аңларлар дип ышанам - бар тормыш батырлык дәресләреннән тора. Ул сугышта Лаеш районының 133 егете катнашкан. Җиде интернационалист сугышчының гомере ерак илдә өзелгән. Солдатлар һәм офицерлар кырыс сынау үттеләр. Аларны җиңүдә дустанә халыкка ярдәм итүнең изге эш булуы ярдәм иткән. Сугыш уты аша үтеп, алар Туган илне, ата-ана йортын, дуслар һәм кызларны тагын да көчлерәк яратырга өйрәнделәр.

Барлык һәлак булган иптәшләребезне искә алыйк, аларның туганнары алдында баш иик! Әфганстанда һәлак булганнар һәм сугыштан соң үлгәннәр хәтерләребездә! Исән-имин кайтканнарга зур рәхмәт, һичкайчан кайгы күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотека Афганистан дата