Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Очрашулар һәм елмаюларга бай атна

Ирекле "Көзге игелек атнасы" хәйрия акциясе төгәлләнде. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге игелекле эшләр эстафетасында актив катнашты. Ольга Исаева "Игелек атнасы" уникаль вакыйга: җиде көн дәвамында төрле яшьтәге, төрле һөнәр, шөгыль кешеләре мөһим эшләрне хәл итү өчен берләштеләр. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә аерым игътибар бирелде. Сокуры авыл...

Ирекле "Көзге игелек атнасы" хәйрия акциясе төгәлләнде. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге игелекле эшләр эстафетасында актив катнашты.

Ольга Исаева

"Игелек атнасы" уникаль вакыйга: җиде көн дәвамында төрле яшьтәге, төрле һөнәр, шөгыль кешеләре мөһим эшләрне хәл итү өчен берләштеләр. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә аерым игътибар бирелде.

Сокуры авыл җирлеге социаль хезмәткәре Гөлназ Галләмова өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче өлкән кешеләрне Сокуры китапханәсенә чакырды. Монда, "Домохозяюшка" клубында, алар мавыгып карвинг белән шөгыльләнделәр: махсус кораллар ярдәмендә гап-гади редисканы яки суганны чәчәккә, лимонга яки помидорны күбәләккә әверелдерделәр.

Урта Девятово авыл җирлеге социаль хезмәткәрләре Галина Матвеева һәм Надежда Артемьева үз карамакларындагылар өчен зур булмаган бүләк - изге чишмәгә экскурсия әзерләгәннәр.

Бу очрашулар, елмаюлар һәм бүләкләргә бай искиткеч атна булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево