Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алар барлык сынаулар аша үттеләр

Бәйрәм алдыннан "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чарага чакырылган хатын-кызларның һәркайсы хакында китап язарга була. Алар, сугышта һәлак булган һәм үлгән сугышчыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре бу җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануын яхшы беләләр.

Шәһәрдә яшәүче 21 ханым Җиңүнең 67 еллыгын вафат булган сугышта катнашучының тол хатыны булып каршылый. Быел йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк Наталья Андрияшина гына һәлак булган сугышчы тол хатыны. Бүген бу хатыннар балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен сөенеп яшәсәләр дә, ялгызлык ачысын яхшы беләләр. Сугыш күбесенең ирен тыныч көннәрдә алып киткән. Сугыш елларында кичергәннәре, яралары алар өчен эзсез үтмәгән. Шуңа күрә бу бәйрәмдә чал чәчле ханымнар үзләренең кадерле кешеләрен бергәләп искә алу өчен җыелалар. Бу эштә аларга ветераннар хәрәкәте активистлары ярдәм итә.

Инде берничә ел рәт-тән Җиңү көне алдыннан мондый очрашуларны инициативалы кеше, сугыш еллары баласы, сугыш турында ишетеп кенә белмәгән, Лаеш шәһәре ветераннар советы рәисе Тамара Зотова оештыра. Монда, сугыш тарафыннан кыерсытылган хатын-кызлар арасында гына алар үзләренең сугыш чоры яшьлекләрен, Җиңү өчен гомерләрен һәм сәламәтлекләрен биргән ир-ләрен күз яшьләре белән искә төшерә алалар.

"Язмыш кушуы белән сезгә татырга туры килгән югалтулар ачысы чиксез-чамасыз. Әмма сез барысына түздегез, сынаулар авырлыгы сезне сындырмады. Һәм без сезгә бүген безнең белән бергә булган өчен бик рәхмәтлебез. Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз бәхетенә яшәгез. Алар сезне үз уңышлары белән шатландырсын", - диде район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина җыелганнарга мөрәҗәгатендә.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова, "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роза Мышева да чакырылганнарны җылы котлады. Хатын-кызлар хөрмәтенә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чәе оештырылды, аларның һәркайсы "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр алды. Очрашуны Вера Баннова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераны праздник ЦСОН

2
X