Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сатучы – куркыныч һөнәр

9 октябрьдә Лаешның " Магнит" кибетендә сатучыны кыйнаулары турында күпләр сөйләде. Вакыйга имеш-мимешләр белән үстерелде. Берәүләр канга баткан сатучыны хастаханәгә алып киткәннәр дип расладылар. Икенчеләр дәшми-тынмый сугышуны карап торган кибет хезмәткәрләре гамәлләренә ризасызлык белдерәләр.Газетабыз хәбәрчесе бу имеш-мимешләрне расларга яки кире кагарга булды. Кибет хезмәткәре Алеся Малышева (рәсемдә) вакыйгаларның төп герое,...

Зифа буйлы, ягымлы елмаюлы чибәр кыз. Аның хулиганнарга каршы торганлыгына ышанып та булмый.

-Өч яшь кеше керде, алар белән бер кыз да бар иде. Мин егетләрнең берсенең бер ше-шә коньяк яшереп торуын күрдем. Бу турыда директор Олеся Гавриловага хәбәр иттем, ул шунда ук ишекне бикләде. Кыз касса янына килде, ә яшь кешеләр кибет эчендә тегендә-монда йөри башладылар. Аннан соң егетләрнең берсе шешәне шампан шәрабе киштәсенә куйды. Икенчесе кибет директорына сукты, кулларын селти башлады. Безнең хезмәткәр - Мансур безне яклады. Икенче сатучы касса артында калды - аны да калдырырга ярамый.

Алеся сөйләгәндә ул көн вакыйгаларын яңа-дан кичерде. Мондый картина килеп чыкты. Урлап та булмавын, качып китәргә дә юл калмавын аңлап, караклар куркытып һәм көч кулланып ишек ачкычын тартып алмакчы булалар. Бәйдән ычкынган әлмәтле һәм "Магнит" хезмәткәрләре арасында сугыш башлана. Мансурның иренен яралар. Алесяның башына сугалар. Сатып алучылар арасында хатын-кызлар гына була. Аларның ирләре бикле ишек артында коридорда калганнар һәм ризасызлык белән мондагы хәлләр-не күзәтәләр. Ачкычларны тартып алып әлеге өчлек һәм кыз ишекне ачалар һәм лаешлы ирләрнең нык кулларына эләгәләр! "Читкәрәк китегез, без алар белән үзебез сөйләшәбез!" - дип мөрәҗәгать итә алар кибеттә эшләүче хатын-кызларга. Бу чын ир-егетләр сүзләре бу-ла. Бу хәлдә кибеттәге хатын-кызлар һәм лаешлыларның көчле затлары үзләрен лаеклы тоталар. "Магнит" директоры Олеся Гаврилова әйт-кәнчә, вак әйберләр урлау сирәк күренеш түгел: "Күзеңә карап, елмаеп торалар, ә үзләре шунда ук урлашалар".

"Барлык сатучылар - караклар" яки "Барлык сатып алучылар - караклар" темаларына озак һәм нәтиҗәсез бәхәс-ләшергә мөмкин. Кассаның теге ягында да, бу ягында да төрле кешеләрдер, мөгаен. Бары тик кешеләр каршында да, үзең каршында да гадел булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Алеся Малышева