Кире кагу
"Кама ягы" газетасының 2014 ел 10 гыйнвар санында "Сатып алучы һәрчак хаклы, диләр әле" дигән мәкалә басылган иде, аның авторы "Татнефтепродукт" автоягулык салу станциясендәге ягулык сыйфатына һәм хезмәт күрсәтүгә канәгать булмавын язган иде.
Газетабыз редакциясенә мәкалә авторының ризасызлыгына "Татнефтепродукт" ачык җәмгыяте генераль директор урынбасары Н.Р.Садыйков имза куйган җавап килде.
"Мәкаләдә язылган фактлар расланмавын хәбәр итәбез. А.Фоминның 2013 ел 24 декабрьдә 65 нче ягулык салу станциясендә "Ягулык-энергетик ресурсларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү идарәсе" дәүләт учреждениесе белгечләре АИ-92-К4 бензинын тикшерү өчен алдылар. Тикшерүләрнең 2013 ел 24 декабрь №83 ж беркетмәсенә ярашлы төстә алган пробаның сыйфаты ГОСТ Р 51105-97гә туры килә.
Газета "Татнефтепродукт" ачык акционерлар җәмгыятеннән гафу үтенә.
Фото: www.vrnnews.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев