Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Оптимизм аңа кырыс сугыш елларында бирешмәскә булышкан

Кечкенә, ябык, кошчык кебек кенә Әминә ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә сугышкан. Кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышның барлык авырлыкларын җиңеп чыккан. Шәфиева Әминә Сафи кызы 1922 елның 22 мартында ТАССРның Арча районы Кара Көек авылында туган. 1939 елдан 1943 елга кадәр Казанның СК-4 заводында лаборант булып эшли. 1943 елның февралендә сугышка...

Кечкенә, ябык, кошчык кебек кенә Әминә ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә сугышкан. Кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышның барлык авырлыкларын җиңеп чыккан.

Шәфиева Әминә Сафи кызы 1922 елның 22 мартында ТАССРның Арча районы Кара Көек авылында туган. 1939 елдан 1943 елга кадәр Казанның СК-4 заводында лаборант булып эшли. 1943 елның февралендә сугышка чакырыла. Пехота кече сержанты званиесендә Волхов, Ленинград һәм Белорус фронтларында сугыша. Икенче укчы дивизия элемтәчесе була. Бөек Ватан сугышы ордены, "За боевые заслуги", "За отвагу", "За взятие Кенигсберга", Георгий Жуков һәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнгән, 1945 елның июлендә демобилизацияләнә, Казанга заводка кайта. Ә 1949 елның маеннан 1966 елның февраленә кадәр ТАССР дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) органнарында элемтә операторы булып эшли. Аннан соң Казан Главпочтамтының Совет районы элемтә бүлегенә начальник булып күчә, шуннан пенсиягә чыга. Әминә Сафиевна кайда гына хезмәт куймасын, һәрчак эшенә намус белән һәм гадел карый. "Социалистик ярыш җиңүчесе" исеменә лаек була.

Узган атнада А.С.Шәфиева йортында кунаклар каршыладылар, алар сугыш ветеранын туган көне белән котладылар.

93 яшенә җиткәч тә Әминә Сафиевна күңел күтәренкелеген һәм оптимизмны саклап калган, алар аңа кырыс сугыш елларында бирешмәскә һәм тормышның бар кыенлыкларын кичерергә ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево