Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда ике яңа балалар бакчасы ачылды

Быел Татарстанда 8 яңа мәктәп һәм 4 балалар бакчасы ачылды. Аларның икесе Лаеш районында.Рождествено һәм Комлы Ковалида яшәүчеләр өчен 2013 елның икенче сентябре яңа уку елы башлану көне генә түгел. Яңа балалар бакчасы биналары яшь авылдашлары һәм аларның әти-әниләре өчен бүләк булды. Социаль объектларны тантаналы тапшыруда кунаклар арасында район башлыгы...

Мәктәптә заманча спорт залы булмау - бу, кабатлау өчен гафу үтенәм, заманча түгел. Эшләп килгән балалар бакчасы да мондый авыл өчен кечкенә. Рождественода спорт залы һәм мәктәпкәчә балаларга белем бирү учреждениесе төзү өчен район бюджетында акча җитми. "Михаил Павлович балалар бакчасы һәм мәктәпкә спорт залы янкормасы төзү өчен Татарстан президентыннан ярдәм сорады, 27 миллион сум акча бүленде, - дип төзелеш башлану турында сөйли мәгариф бүлеге начальнигы Анатолий Новиков. - Ел дәвамында акчалар үзләштерелде. Хәзер физкультура дәресләренә укучылар яңа, иркен спорт залына йөриләр. Мәктәп белән бер түбә астында 35 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы да урнашкан. Балалар бакчасын "Яңа шәһәр" ПСК подряд оешмасы төзеде. Ике төркем дә тулы".

Яңа төзелешне ачуда район башлыгы М.Афанасьев подрядчыларга һәм балалар учреждениеләре коллективларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм җирле халыкка: "Әгәр кирәк булса, балалар саны артса, без эшләүче бакчаны да киңәйтергә һәм бик тә кирәк булса яңа бакча да төзергә әзербез", - дип ышандырды. М.Афанасьев балалар бакчасына телевизор, ә "Капелька" мөдире Гөлнур Хөсәеновага үз бурычларына җаваплы мөнә-сәбәте өчен айпад бүләк итте.

Бу бүләкләр республиканың барлык балалар бакчалары алган укыту-методик комплексларга яхшы өстәмә булыр. Моннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләре буенча, президент Татарстанның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә барлык төркемнәрне мультимедиа җиһазлар белән тәэмин итүгә ризалык биргән. "Бүгенге көннән без "Мәгариф турында"гы яңа Закон буенча эшли башлыйбыз, - дип искәртте Энгель Нәвәп улы. - Балалар бакчасы - белем бирүнең беренче баскычы. Киләсе елда республикада мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә 12 мең, ә 2015 елда 11 мең яңа урын кертергә планлаштырабыз. Хәзер барыбыз да республиканың киләчәге, үсеше тулаем кеше потенциалына, белем бирү системасына, безнең үсеп килүче буынның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле булуын аңлый. Бу планда Лаеш районы алдынгылар арасында, чөнки бу җәһәттән күп эшләнә. Тагын бер кат яңа уку елы белән котлыйм. Кабинетлар балалар белән тулы булыр дип ышанам". Мәгариф министры "Капелька" балалар бакчасына стационар компьютерга сертификат тапшырды. Гөлнур Хөсәенова котлауларны дулкынланып кабул итте: "Балалар безнең картлыкны саклый һәм безнең эшләрне дәвам итә. Безнең бакчаның исеме дә мәгънәле - "Капелька": дөнья океаны тамчылардан тора, балаларыбыз да шулай ук - алар төпсез тормыш диңгезендәге тамчылар. "Капелька" үссен һәм гөрләп торсын".

140 урынга балалар бакчасы төзелгән Комлы Ковалида да күп кенә рәхмәт сүзләре әйтелде. Бүләкләр дә күп тапшырылды. Балалар бакчасы шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында Транснефть компаниясе белән берлектә төзелде. 30 миллион сум күләмендә беренче траншны хәйрия ярдәме сыйфатында шушы компаниядән алалар. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов тагын 47 миллион сум бүлеп бирә. Ел ярым вакыт эчендә өр-яңа балалар бакчасы төзелә. Искесендә 3 төркем була, ә яңасы 6 төркемгә - 140 урынга исәпләнгән һәм бар урыннар инде тулган.

Комлы Ковали - Транснефть компаниясенең нефть кудыру станциясе өчен база авылы. "Әлеге балалар бакчасы Татарстан республикасы һәм президенты Николай Петрович Токарев булган Транснефть компаниясенең уртак тырышлыгы белән булдырылды, - дип билгеләп үтте район башлыгы М.Афанасьев. - Мин балаларның сәламәт, нык булып үсүен, монда аларга җылы һәм уңайлы булуын телим".

"Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәр-гечләр" генераль директоры Рифкать Хәкимовны Комлы Ковалиның күп кешеләре белә. "Әлеге яңа бакчага 30 процентлап кечкенә нефть үткәрүчеләр йөрер дип уйлыйм, - дип исәпли Р.Хәкимов. - Мондый объектлар кирәк. Балалар бакчасы төзүгә ярдәм итәргәме юкмы дигән бер тамчы шик тә булмады. Яшь буын нәкъ менә шундый шартларда яшәргә тиеш, шул чакта киләчәктә алардан яхшы белгечләр үсәчәк". 30 мең сумга бүләк сертификаты нефтьченең җылы сүзләренә яхшы өстәмә булды.

Төзүчеләр һәм иганәчеләр дә билгеләп үтелде, чөнки Комлы Ковалида яңа балачак сарае алар тырышлыгы белән барлыкка килде.

Шуны да әйтергә кирәк, соңгы елларда районның социаль-икътисади үсешендә уңай динамика сизелә. Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы Надежда Гыйлаҗетдинова да шул турыда сөйли: "9 апрельдә "Дружба" спорт-ял үзәге ачылды. Бүген балалар бакчасы ачабыз. Моннан тыш, шушы көннәрдә авыл эчендә 1 км 600 м озынлыкта яңа тротуар салуны төгәлләдек. Насосная урамында юлга асфальт җәйдек. Балалар бакчасына яңа тротуар салдык. Һәм болар барысы соңгы ике ел эчендә генә".

Килешәсездер, бик күңелле үзгәрешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождествено undefined детсады

2
X