Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Корбан гаетенә килүчелөр күп булды

Мөселманнар исламның иң олуг бәйрәмнәренең берсен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Соңгы вакытларда дин юлына аяк басучылар саны артты. Быел да Лаеш мәчете бәйрәм намазына килүчеләрне көчкә сыйдырды.

Бәйрәм кояш чыкканчы ук башланды. Иртәнге алтыда мөселман кардәшләребез иртәнге намазны укыдылар, аннан соң имам-хатыйб Зөфәр хәзрәт Габдуллин җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм вәгазь сөйләде.

-Корбан бәйрәме - рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу, корбан чалу һәм шәфкатьлелек бәйрәме ул. Иң мөһиме Аллаһы Тәгаләгә ышану, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманлылык асылы булып тора. Безнең районда төрле милләт халкы яши һәм аларның барысы - безнең күршеләр. Исламда күршеләр белән дус, тату яшәүгә зур игътибар бирелә. Корбан бәйрәме бар кеше өчен бәйрәм булсын, - имам-хатыйб үз чыгышын шундый сүзләр белән тәмамлады.

Котлауларга "Мөхәммәдия" мөселманнарның югары мәдрәсәсе ректоры Зөлфәт Габдуллин да кушылды. Ул дин тотучыларның ислам кануннары буенча яшәүләрен, барысына тынычлык һәм имин тормыш, һәр йортта, һәр гаиләдә муллык, җан тынычлыгы булуын теләде.

-Корбан бәйрәме дини йола - Мәккәгә хаҗ кылуның бер өлеше булып тора һәм 3-4 көн дәвам итә. Дин тотучыларның барысы да хаҗ кыла алмый, әлбәттә, шуңа күрә ислам кануннары йоланың бер өлешен мөселманнар булган һәр урында башкаруны таләп итә, - дип сүзне дәвам итә имам-мөхтәсиб Равгат хәзрәт Гатауллин. - Гадәт буенча бу көнне корбан чалалар. Аның канының беренче тамчысы белән гөнаһлар кичерелә, дип санала. Корбан чалган мөселманның сый-хөрмәте мулдан булырга тиеш, мохтаҗлар һәм фәкыйрьләрне ашату мәҗбүри.

Әтиләре белән мәчеткә балалар да килгән иде. Алар зурлар белән бергә догалар укыдылар, имам вәгазьләрен тыңладылар. Аннан соң гает намазы булды, ул бәйрәм йоласы. Мөмкинлеге булганнар сәдакалар өләштеләр. Бу көнне эшмәкәрләрнең күбесе үзләреннән өлеш кертте.

-Безнең гаилә ел саен корбан чалырга тырыша, без аны үзебезнең якын туганнарыбызга атыйбыз. Бу гадәткә керде инде, - дип сөйли мәчеткә йөрүче Нәкыя Билалова. - Иң күңеллесе - туганнарга, якыннарга, мохтаҗларга корбан ите өләшү. Мин бәйрәм белән күп кешеләрне котлыйм. Без ислам дине буенча яшәргә тырышабыз, ураза тотабыз, бәйрәмнәрдә догалар укыйбыз. Бүген таба ашлары да пешерәм, туганнарымны чакырам.

Намаздан соң мәчеткә килүчеләр өйләренә таралдылар, бәйрәмне гаиләләре һәм якын кешеләре белән дәвам иттеләр. Бу көнне күңелле мәшәкатьләр күп булды: очраган кешеләрне сәламләү, танышларны һәм таныш булмаганнарны бәйрәм белән котлау, ятимнәр һәм мохтаҗларны сөендерү, вафат булган якыннарның каберләренә бару һәм Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево праздник undefined