Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Парк безнең ярдәмгә мохтаҗ

Лаешның яңа микрорайонында Громова урамында Казан эшмәкәре Роман Галактионов төзекләндергән парк матурлыгы белән лаешлылар озак хозурланмадылар. Яхшы кеше акчасына матурландырылган территория вәхшиләр "тырышлыгы" белән күз алдыбызда үзенең кабатланмас күренешен югалта. Бу турыда газетабыз редакциясенә яшел зонадан ерак түгел яшәүче Лаеш ветераннар советы рәисе Тамара Зотова хәбәр итте. -Парк якын-тирә урамнарда...

Лаешның яңа микрорайонында Громова урамында Казан эшмәкәре Роман Галактионов төзекләндергән парк матурлыгы белән лаешлылар озак хозурланмадылар.

Яхшы кеше акчасына матурландырылган территория вәхшиләр "тырышлыгы" белән күз алдыбызда үзенең кабатланмас күренешен югалта. Бу турыда газетабыз редакциясенә яшел зонадан ерак түгел яшәүче Лаеш ветераннар советы рәисе Тамара Зотова хәбәр итте.

-Парк якын-тирә урамнарда яшәүчеләр өчен генә чын бүләк түгел иде. Монда Лаешта яшәүче күпләр ял итәргә килә. Бар нәрсә күзне куандыра: матур агачлар, куаклар, чәчәк түтәлләре, җәяүлеләр юллары, балалар мәйданчыгы. Ә парк уртасында купшы чыршы утыра, ул Яңа ел алдыннан төрле төстә балкыган утлар белән бизәлә.

Әмма көннән-көн әлеге матурлыкны юкка чыгара баручы кешеләр табылган. Бар яктырткычлар да диярлек ватылган, баганалары бөгелгән. Күптән түгел кемдер чәчәкләрне казып алган һәм түтәлләрне җимергән, кемгәдер яңа ел чыршысы да комачаулаган. Аны сындырганнар. Ә тирә-якта чүп-чар күпме - буш шешәләр, банкалар, азык калдыклары белән пакетлар! Бу тирәдә яшәүчеләр җәй башында паркта шимбә өмәләре оештырдылар. Матурлыкны юкка чыгара баручыларның намуслары уяныр дип уйладылар. Уянмады. Паркта тәртипсезлекләр дәвам итә, - дип хәбәр итә газетабызның даими укучысы.

Монда яшәүчеләр бу эшләрне усаллыктан башка берәр яхшырак шөгыль таба алмаган үсмерләр эшли дип уйлыйлар. Әмма паркны ничек якларга икәнен белмиләр. Шуңа күрә газета аша хокук саклау органнарына, җәмәгатьчелеккә һәм барлык битараф булмаган гражданнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Бернигә карамастан, парк яшәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X