Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Паркларны төзекләндерү дәвам итә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында яшел ял зоналарын реконструкцияләүнең күләме буенча биниһая зур программасы тормышка ашырыла. Республика лидеры фикере буенча парклар һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә ялның яңа культурасын формалаштыруга өнди. Табигать кочагындагы ялның өстенлекләрен шәһәр тормышының уңайлы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында яшел ял зоналарын реконструкцияләүнең күләме буенча биниһая зур программасы тормышка ашырыла.

Республика лидеры фикере буенча парклар һәм скверларны реконструкцияләү кешеләрдә ялның яңа культурасын формалаштыруга өнди. Табигать кочагындагы ялның өстенлекләрен шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән берләштереп, яшел ял зоналары җәмәгать тормышының яңа учакларына әйләнер.

Мартта Рөстәм Миңнехановка республика башкаласының парк зоналарын төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим ителде. Президент әлеге идеяләрне хуплады һәм реконструкция башлар алдыннан алар турында җирле халык белән фикер алышырга күрсәтмә бирде. Агымдагы елда барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга шәһәрләр һәм районнарга республика бюджетыннан бер миллиард сум акча җибәреләчәк. Шулай ук гамәлдәге яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын булдыру планлаштырыла.

Әгәр элек төзекләндерелгән ял зоналары эре шәһәрләр өстенлеге дип исәпләнсә, бүген - бу зур булмаган торак пунктлар тормышында да яңа бизәк.

Безнең районда да парклар әйләнә-тирә мохиткә яңа сыйфат, ә кешеләргә - яңа, тормышчанлык белән сугарылган хис бирүгә юнәлтелгән. Район архитектурасы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Дамир Хисмәтов сүзләре буенча, республика Президенты раславына Лаешның ике, Комлы Ковалиның бер паркын төзекләндерүгә өч проект җибәрелгән. Бүген президент Указы үтәлеше буенча кайбер йомгаклар ясарга була. Инде хәбәр ителгәнчә, 4 майда Лаешта реконструкциядән соң Җиңү паркы ачылды. Барлык төзелеш-монтаж эшләре һәм яшелләндерү республика һәм өлешчә район бюджетлары исәбенә башкарылды. Җиңү паркын Лаештагы беренче, әмма рәсми теркәлгән соңгы парк түгел дип әйтергә була.

Инде төгәл билгеле: Лаешта әһәмияте һәм биләгән мәйданы буенча Горький паркы икенче булачак. Ул шул исемдәге урамда (элекке су куу җайланмасы урынында) урнашачак. Бу территорияне төзекләндерү кирәклеге турында шәһәр кешеләре элек тә әйтәләр иде. Узган елның көзендә район җитәкчелеге әлеге мәйданчыкта тагын бер яшел зона булдырырга карар кыла. Территорияне чистарту буенча беренче эшләр финанслау башланганчы ук башкарылган. Расланган проект буенча, булачак парк урынында балалар мәйданчыгы һәм, бәлки фонтан да, булган актив ял зонасы барлыкка киләчәк.

Комлы Ковалида яшәүчеләрнең дә эш көненнән соң ял итәр урыны булачак. Монда авыл үзәгендә Дан аллеясы урынында парк төзекләндерү планлаштырыла, өстәмә тротуарлар, эскәмияләр, яктырткычлар барлыкка киләчәк. Бүген инде төзелеш материаллары, брусчатка, поребриклар урнаштыру өчен таш китерелә.

Эш көне азагында безнең хәбәрчебез яңа ял урыны өстенлекләрен бәяләргә өлгергәннәр белән аралашу өчен яңартылган Җиңү паркында булды. Юлда иң беренче булып кечкенә балалары белән әниләр очрады. Алар фикере буенча, паркта булу үзе бер рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X