Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Педагоглар "ринг"ка чыга

"Ел укытучысы" гадәти конкурсында катнашучыларның барысы, һәр төр ярышлардагы кебек, алга чыгарга хыяллана. Чыгышларның һәр кайсы формасы буенча да, эчтәлеге буенча да аерылып тора. Әмма уртаклык та бар: белем бирү сәнгатенә камил ия булуга омтылу һәм осталык.

Инглиз теле укытучысы Илзия Гыйлаҗева (Лаеш мәктәбе), өч башлангыч сыйныфлар педагогы - Юлия Горбунова (Никольский), Зөлфия Сәйфетдинова (Имәнкискә), Наталья Ожмекова (Нармонка), ике математик - Ирина Кузнецова (Лаеш) һәм Халидә Шишкова (Ташкирмән) - Лаешның 2 нче мәктәбе актлар залында осталык сәгате үткәрделәр. Һәр сүзне, һәр слайдны уйлап озак әзерләнгәннәр.
Илзия Гыйлаҗеваның педагогик стажы чагыштырмача күп түгел - ул өч ел гына эшли. Шушы вакыт эчендә коллегалары белән уртаклашырлык тәҗрибә туплаган. "Бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Монда көч сынашуыма үкенмим, чөнки күп кенә яңа нәрсәләр күрдем, аларны эшемдә кулланачакмын", - дип исәпли яшь белгеч.
Халидә Шишкова иң соңгы булып чыгыш ясады. Шуңа күрә тамашачылар һәм жюри игътибарын җәлеп итү җиңел булмады. Тәҗрибәле педагог бу бурычны үти алды.
-Хәзер елның нинди фасылы булуын исбатлагыз. Ә ни өчен сез, моны исбат итү нәрсәгә кирәк, болай да ачык бит дип сорамыйсыз? -Педагогның соравы катнашучыларны аптырашта калдырды. - Тормышта еш кына исбат итәргә яки кире кагарга туры килгән мондый хәлләр еш була, - дип аңлатып үтте педагог һәм моны шунда ук күрсәтте дә.
Конкурста катнашкан укытучылар балалар кебек мавыгып тәкъдим ителгән кисәкләрнең кайсы озынрак, рәсем-дә ничә фигура булуын белергә теләп рәсемнәрне карадылар. Җавапларының дөрес булмавын сәерсенеп тыңладылар. "Күз алдавы, - дип аңлатты Халидә Дамировна. - Менә монда инде үзеңнең хак булуыңны раслау таләп ителә".
Бәйгедә катнашучыларның берсе үзенең оригамида осталыгын күрсәтте, икенчеләре дәресләргә әзерләнүдә файдаланып була торган сайт адресларын бирде, өченчеләре укыту проектлары турында сөйләде.
Жюри иң көчле педагогны билгеләде.Ул - Наталья Ожмекова. Халидә Шишкова һәм Ирина Кузнецова призлы урыннар яуладылар. Номинацияләрдә дә җиңүчеләр ачыкланды: Зөлфия Сәйфетдинова ("Педагог-мастер"), Юлия Горбунова ("Мәгарифтә традицияләр") һәм Илзия Гыйлаҗева ("Ел ачышы").
Бу бәйгенең максаты иң көчле педагогны ачыклау гына түгел. "Мондый очрашулар безгә бик кирәк дип исәплим. Бу укытучыны камилләшергә мәҗбүр итә", - дип катнашучыларның фикерен белдерде Халидә Шишкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс победители педагоги