Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Приморье педагоглары Столбище мәктәбенә "5"ле куйдылар

Шушы көннәрдә Приморье крае педагоглары Столбище урта мәктәбе-электрон мәгарифтә компетенция үзәгендә булдылар.

Менә икенче ел инде мәктәп базасында район һәм республика педагогия хезмәткәрләре өчен өйрәнү семинарлары үткәрелә. Бүген Столбище мәктәбендә мәгълүмати-коммуникация технологияләре өлкәсендә стажировка үтү мөмкинлеге турында республикадан читтә дә беләләр. Ерак Көнчыгыш федераль округыннан безнең районга педагоглар килү моның яхшы дәлиле.

Кунаклар каршылау мәктәп буйлап экскурсиядән башланды, аларга педколлективның эш юнәлешләре турында сөйләделәр, шул исәптән патриотик тәрбия бирү буенча да. Кадетлар күрсәткән хәрби ыспайлык, строй әзерлеге кунакларны сокландырды.

Мәктәп директоры Ирина Романова инновацияләргә зур игътибар бирә. Мәктәпнең заманча техник җиһазлары (интерактив такталар һәм химия өстәле, проекторлар, нетбуклар һәм флеш-беләзекләр, электрон тапшыргычлар һәм башкалар) педагогларга укыту процессы дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Мәгълүмати технологияләр буенча директор урынбасары Галина Мигачева курс тыңлаучыларны "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" мәгълүмати системасы белән таныштырды.

Педагоглар икенче сыйныфта ачык математика дәресендә, "абитуриентлар мәктәбендә" математика һәм рус теле түгәрәкләре эшендә булдылар. Кунаклар өчен тарих дәресләрендә электрон дәреслекләрдән файдалану буенча практикум оештырдылар, нетбуклар һәм флеш-беләзекләр белән эшләү, балаларны дистанцион укытуны оештыру һәм "Телемәктәп" ресурсын файдалану буенча осталык сәгатьләре үткәрделәр.

Стажировка үтү мәйданчыгы эшен оештыру югары бәя алды: Ерак Көнчыгыштан килгән педагоглар мәктәп коллективының мәгълүмати-коммуникация технологияләренә ия булу дәрәҗәсен билгеләп үттеләр һәм столбищелылар адресына яхшы теләкләрен калдырдылар. Менә шуларның фәкать берсе - Приморье крае Пластун поселогыннан Т.Воронкова: "Сезнең мәктәптә булу бары уңай тәэсирләр калдыра. Педагоглар грамоталы, эрудицияле, балаларга карата яхшы мөнәсәбәтлеләр. Балалар тәрбияле, үз мәктәпләре белән горурланулары сизелә. Сезнең мәктәпнең җиһазлануы да "ак көнләшү" уята. Бар эшнең җайга салынуы, гади һәм белеп эшләнүе күренә. Болар артында педагогларның бер генә көн хезмәте түгел, ә бер буын хезмәте булуын аңлыйсың…"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище образование инновации