Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсионерлар игътибарына

Сарык тиресе ябынган бүреләр яки алдакчылар ничек итеп игелек битлеге кияләр. Россия Пенсия фонды кисәтә: Россиянең Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре кешеләрнең өйләренә йөрмиләр! Татарстанда җинаятьчеләрнең пенсия туплауларын файдалы кертү юлын сайлауда ярдәм күрсәтү сәбәбе белән кешеләрне алдау очраклары теркәлгән. Алар квартирларга һәм өйләргә киләләр, төрле сәбәп белән үз пенсия туплауларын...

Сарык тиресе ябынган бүреләр яки алдакчылар ничек итеп игелек битлеге кияләр.

Россия Пенсия фонды кисәтә: Россиянең Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре кешеләрнең өйләренә йөрмиләр!

Татарстанда җинаятьчеләрнең пенсия туплауларын файдалы кертү юлын сайлауда ярдәм күрсәтү сәбәбе белән кешеләрне алдау очраклары теркәлгән.

Алар квартирларга һәм өйләргә киләләр, төрле сәбәп белән үз пенсия туплауларын дәүләтнеке булмаган теге яки бу пенсия фондына күчерергә чакыралар. Шул ук вакытта үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар.

-Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарның йортларына бармыйлар, квартирлар буйлап йөрмиләр һәм СНИЛС номеры сорамыйлар, - дип искәртә ПФРның ТР бүлеге. - Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарны пенсия туплауларын формалаштыру ысулын сайларга мәҗбүриләү буенча бернинди эш тә алып бармыйлар.

Гражданнар кабул итү Россия Пенсия фондының Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы идарәләренең клиентлар хезмәтендә һәм махсуслаштырылган "Мобиль клиентлар хезмәте" автомобиленең күчмә кабул итүләрендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев