Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсия фонды искәртә

Пенсия законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы төстә, 2016 елдан хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган пенсионерларның гына барлык төр иминият пенсияләре күтәрелә (индексацияләнә). 2016 елның 1 февраленнән 2015 елның 30 сентябренә хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаучы гражданнарның иминият пенсияләре 4% ка индексацияләнде. Индексацияне исәпкә алып пенсия түләү пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатуга ук яңартыла. Әгәр ул 2015 елның...

Пенсия законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы төстә, 2016 елдан хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган пенсионерларның гына барлык төр иминият пенсияләре күтәрелә (индексацияләнә).

2016 елның 1 февраленнән 2015 елның 30 сентябренә хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаучы гражданнарның иминият пенсияләре 4% ка индексацияләнде. Индексацияне исәпкә алып пенсия түләү пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатуга ук яңартыла. Әгәр ул 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр чорда эшләүдән туктый икән, аңа Пенсия фондына бу турыда хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен 2016 елның 1 июненә кадәр срокта яшәү урыны буенча ПФРга гариза һәм раслаучы документлар тапшыру зарур. Индексацияләнгән пенсия Пенсия фондында пенсионер гаризасы каралганнан соң икенче айда түләнә башлаячак.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР

2
X