Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсия китерүне кемгә ышанып тапшырырга?

Әле күптән түгел генә пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтү базарында барысы да гади һәм аңлаешлы иде. Әлеге миссияне хат ташучылар үтәде. Бүген дә районыбыз авылларында "калын сумкалы" кешене көтәләр. Вакыт үзенең төзәтмәләрен кертте. Иң алга киткән һәм мобиль пенсионерлар үз пенсияләрен банкларга тапшыралар, аны карточка буенча банкоматларда алуны һәм коммуналь...

Әле күптән түгел генә пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтү базарында барысы да гади һәм аңлаешлы иде. Әлеге миссияне хат ташучылар үтәде. Бүген дә районыбыз авылларында "калын сумкалы" кешене көтәләр. Вакыт үзенең төзәтмәләрен кертте. Иң алга киткән һәм мобиль пенсионерлар үз пенсияләрен банкларга тапшыралар, аны карточка буенча банкоматларда алуны һәм коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түләүне өстен күрәләр. Сүз дә юк, бу җайлы, әмма һәркем өчен дә түгел. Банкоматлар да Лаеш районының барлык торак пунктларында юк. Эре шәһәрләрдә пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтүче коммерциячел клиент хезмәтләре эшли. Әмма монда да үзенең "су асты ташлары" бар. Шулай да үз пенсияңне кемгә ышанып тапшырырга соң? Бу сорауны хәбәрчебез Лаеш районы кешеләренә бирде.

Нина Сергеевна, 75 яшь, Лаеш шәһәре:

-Мин авыру апамны карыйм. Ул да пенсионер. Без икебез дә пенсия һәм субсидияләрне өйдә алабыз. Болай уңайлырак. Минем күрү сәләтем начар, компьютерыбыз юк, өйрәнергә дә соң инде. Пенсия китерүче хат ташучы Ольганы без беләбез, аңа тулысынча ышанабыз. Шуның өстенә, пенсия китерү көнендә без РКБга яки башка эшләр белән өйдән китәбез икән, шуны беләбез: икенче көнне акчаны почтадан алачакбыз.

Галина Ильина, 72 яшь Каипы:

-Мин пенсияне хат ташучыбызның өйгә китерүеннән канәгать. Миңа башка төрле хезмәтләр нәрсәгә? Әмма мин пенсия китерәсе көнне кая да булса китәсе булса нәрсә булачагын белмим. Ул чакта пенсияне Казанда каян эзләргә? Әллә икенче айны көтәргә туры киләчәкме?

Галина Константиновна, 95 яшь, Лаеш шәһәре:

-Мин балачактан инвалид, хәзер йөрмим диярлек. Безнең хат ташучыбыз гаилә әгъзабыз кебек. Ул ишекне үзе ачып керә, мин аңа тулысынча ышанам, аның әти-әниләрен беләм. Ул бит пенсия белән субсидия китереп кенә калмый, газетага да яза. Мин аңа шулай ук кирәкле товарларга заказ бирәм, мәсәлән, кер порошогы, шампунь, сабын, чәй яки шоколад - ул барысын да алып килә. Безнең мөнәсәбәтләр яхшы.

Казан районара почтамт составына керүче почтаны эшкәртү һәм китерүнең Лаеш цехы начальнигы Марина Артемьевадан пенсия китерү буенча хезмәт күрсәтү базарындагы хәлгә аңлатма бирүне үтендек.

-Хәзерге вакытта безнең хат ташучылар Лаеш районының 7000 гә якын пенсионерына пенсия китерә. Китерүнең махсус графигы бар, барысы да вак-төягенә кадәр эшләнгән, күп еллар тәҗрибәсе белән тикшерелгән. Дөрес, кайбер клиентлар банк хезмәтләрен өстен күрә, әмма пенсионерларның зур өлеше пенсияне "Россия почтасы" аша ала. Без ышанычка нигезләнеп эшлибез. Ә бу зур нәрсә.

Хөрмәтле газета укучылар, пенсия китерүне кемгә тапшыруны сез үзегез хәл итәсез. Әмма "иске дус ике яңа дустан яхшырак" әйтеменә таянсак, эшкә мөнәсәбәтләре вакыт белән тикшерелгәннәргә өстенлек бирү ышанычлырактыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район доставка пенсий

2
X