Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсиянең яңа формуласына күчү акрынлап башкарылачак

Бу турыда Россия Пенсия фонды Лаеш районы идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә сөйләнде. Идарә начальнигы Ирина Алешина докладында билгеләп үткәнчә, узган елда 1 миллиард 584 миллион сум акча түләнгән, бу аннан алдагы чорныкыннан 208 миллион сумга артыграк. Үткәрелгән индексацияләр һәм коррективалар нәтиҗәсендә район буенча уртача пенсия күләме 2016 елның беренче гыйнварына 11%...

Бу турыда Россия Пенсия фонды Лаеш районы идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә сөйләнде.

Идарә начальнигы Ирина Алешина докладында билгеләп үткәнчә, узган елда 1 миллиард 584 миллион сум акча түләнгән, бу аннан алдагы чорныкыннан 208 миллион сумга артыграк. Үткәрелгән индексацияләр һәм коррективалар нәтиҗәсендә район буенча уртача пенсия күләме 2016 елның беренче гыйнварына 11% ка арткан һәм 10744 сум тәшкил иткән. Әмма, тотрыклы төстә артуына карамастан, киләчәктә дә пенсия тәэмин итүе темасы бүген һәрбер өлкән кешенең теленнән төшми. Агымдагы айдан эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм аңа билгеләнгән түләүләрне планлы индексацияне исәпләми генә алачак. Пенсиянең яңа формуласына да сораулар күп. Инде хәбәр ителгәнчә, 2015 елдан Россиядә пенсия хокукларын формалаштыруның яңа тәртибе эшли башлады, аның максаты пенсия формалаштыруны илдәге икътисади һәм демографик хәл белән ярашлы хәлгә китерү. Шул ук вакытта пенсияне эшләп алучы кешеләрнең хокукларын саклау бик мөһим, диелә законга аңлатмаларда.

Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен исәпләү өчен яңа кагыйдәләр буенча "индивидуаль пенсия коэффициенты" (пенсия баллы) төшенчәсе кертелгән. Гражданның һәр елдагы хезмәт эшчәнлеге шуның белән бәяләнә. Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә хокук алу өчен 30 һәм аннан күбрәк балл җыярга кирәк. Әлеге норма тулы күләмдә 2025 елдан гамәлгә керә. Элек елга 6,6 балл да җитә иде, агымдагыда - 9 кирәк. Картлык буенча пенсиягә хокук алу өчен минималь стажга да таләпләр үзгәрә: ул биш елдан 15 кә кадәр үсә. Әмма, пенсия баллары очрагындагы кебек үк, күчеш чоры каралган: мәсәлән, узган елда минималь стаж 6 ел булу таләп ителә иде: быел - 7 ел һәм алга таба шулай ук үзгәрә. Докладчы сүзләре буенча, пенсиянең яңа формуласында хезмәт эшчәнлеге чорларыннан тыш, баллар шулай ук кешенең социаль әһәмиятле чорлары өчен дә исәпләнә. Аерым алганда, бу чакыру буенча хәрби хезмәт, бала карау буенча ял, инвалид бала яки 80 яшьтән өлкәнрәк гражданны карау вакыты кебек чорларга кагыла. Идарә хезмәткәрләре аерым категория гражданнарга социаль түләүләр билгеләү һәм түләү буенча башкарылган эшкә йомгак та ясадылар. Бу 2015 елда ТРда билгеләнгән яшәү минимумына җитмәгән матди тәэмин ителешле пенсионерларга да кагылды. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә меңнән артык граждан 1 гыйнвардан өстәмәләрне яңа күләмдә алды.

Отчет чоры эчендә идарәгә 10 мең граждан мөрәҗәгать иткән. Киләчәктә хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру максатыннан коллективта электрон сервислар кертү буенча эш дәвам итә. Соңгы вакытта иминиятләнүчеләр "Иминият взнослары түләүчеләрнең шәхси кабинеты"ннан актив файдалана, ул түләүләр турында мәгълүмат алырга, түләү документларын рәсмиләштерергә һәм тикшерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты" сервисы уңышлы гамәлгә ашырыла, аннан файдаланып ПФРга мөрәҗәгать җибәрергә, кабул итүгә язылырга, пенсия билгеләү һәм аны китерү ысулы турында гариза бирергә мөмкин. Булачак пенсионерлар документларының электрон үрнәкләрен элемтәгә керми генә тапшыру буенча район иминиятләнүчеләре белән эш дәвам итә. Отчет чорында электрон элемтә каналлары буенча пенсия эшләренең 94 макеты тапшырылган, ә бу тапшырылырга тиешле эшләрнең якынча өчтән бере. Якын киләчәккә бурычларның берсе - пенсия билгеләүне гражданның шәхси мөрәҗәгатеннән башка, бары тик электрон хезмәтләр аша башкару.

Ел йомгаклары буенча коллектив эшчәнлегенә яхшы бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР