Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Үз эзеңне калдыру

Узган җомгада легенда-кеше, искиткеч кеше - Михаил Иванович Романычевка 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, чирек гасыр дәвамында район һәм республиканың алдынгы хуҗалыкларының алыштыргысыз җитәкчесе - ул бүгендә сафта. Яшьләр, авыл хезмәткәрләре белән еш очраша һәм бай тормыш тәҗрибәсен алар белән уртаклаша.

Бу бәйрәм көнендә район башлыгы Михаил Афанасьев, партия райкомының элекке беренче секретаре Дания Дәүләтшина, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм электәге эш буенча коллегалары Рождественода юбилярда кунакта булдылар. Хөрмәткә лаек юбилярны 90 яше тулу уңаеннан котлап район башлыгы Михаил Афанасьев бу кешене олылавы белән бергә аны югары әхлаклылыгы, тыйнаклыгы һәм зирәклеге өчен яратуын да әйтеп үтте. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча җирле халык арасында шундый кеше, легенда-кеше яшәү бу авыл һәм мәктәп өчен бик тә уңай, аның үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләргә була һәм кирәк тә.

Партия буенча элекке хезмәттәшен Дания Дәүләтшина үзенчәлекле котлады. Бергә эшләгән елларын искә алып Дания Салиховна грамоталы белгеч, оста җитәкче, ышанычлы дус һәм үрнәк гаилә башлыгы портретын ясады. Намуслы хезмәте өчен М.И.Романычев Ленин, Октябрь Революциясе, Почет Билгесе орденнары белән бүләкләнгән.

Коллегаларының аның хезмәтен танулары, авылдашларының хөрмәте һәм якыннарының яратуы - юбилярның тормышы заяга узмавын раслый. Михаил Иванович үзе дә бәхетле булуын таный. Гомере буе кыен булса да яраткан һәм игелекле эш белән шөгыльләнгән - балалар укыткан, иген үстергән. Ветеран җитештерүче булу белән бергә ата да, бабай да, карт бабай да ул. Хатыны Екатерина Николаевна белән, кызганычка каршы ул 2008 елда вафат булган, 61 ел дус, тату яшәгәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Романычевларның зур гаиләсендә 21 кеше. Барысы да нәселдәге олы кешене яраталар һәм кайгырталар. Якташлары ярдәме белән Михаил Иванович ялгызлыкны белми, алар аның янына кереп хәлен беләләр. Мәктәп укучылары аны бәйрәм чараларына чакыралар, ул сугыш ветеранын шефка алган район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтле. Район җитәкчелеге бүләкләре арасында кәрәзле телефон булу очраклы түгел, аның белән хезмәт һәм сугыш ветераны район башлыгына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди сорау белән мәрәҗәгать итә ала.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда сугыш ветеранының хәрби хезмәтләре турында да сөйлисе килә. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы өчен М.И.Романычев 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Германияне җиңгән өчен" медаленә лаек булган. Аның бүләкләр исемлегендә Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның ике рәхмәте бар. Отставкадагы подполковник бар сугышны үткән. 1941 елда 18 яше тулганчы сугышка китә, ә өенә Җиңүдән соң гына кайта. Төньяк-Көнбатыш фронтта, Иске Русса янында, Икенче Украина фронтында сугыша. 1943 елның декабрендә каты яралана. Госпитальдән Кавказ арты хәрби округы фронтына эләгә.

Бүген Рождествено мәктәбе музее экспонатлары арасында М.И.Романычевның шәхси әйберләре дә бар, аерым алганда ул Рождественода, Лаешта, шулай ук Казанда Җиңү көненә багышланган митингларда катнашкан парад мундиры.

Тормыш дәвам итә. 90 яшендә дә Михаил Иванович элеккечә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, буш вакытларында якындагы сулыкка ашыга. Әйләнә-тирәдә аңа тиң балыкчы юк. Михаил Иванович, Сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Хөрмәтле укучыларыбыз, форсаттан файдаланып сугыш ветераннарына социаль ярдәм күрсәтүгә бюджеттан тыш акчалар туплау өчен булдырылган махсус "Победа" счеты реквизитларын җиткерәбез.

"АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды реквизитлары

ОГРН 1061600052425

ИНН\КПП 1658079690\165701001

р\с 40703810100020000999 "АК БАРС" БАНКта

БИК 049205805

Корреспондент счеты 30101810000000000805

Түләүнең билгеләнеше: Победа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождествено юбилей М.Романычев

2
X