Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Серебряный ручей" – Надежданың беренче карлыгачы

Балалар йортында тәрбияләнүче Надежда Мельникова авторлык җырлары һәм туризм буенча VIII төбәкара балалар фестивалендә "Серебряный ручей" җырын башкарып "Автор" номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Ульяновск өлкәсе Майна районы Ак күл ярындагы палаткалы лагерьга Түбән Новгород, Соликамск, Тольятти һәм башка төбәкләрдән 37 команда җыелды. Безнең республика данын үз төркемнәрен "Татарстан балалары" ди атаган Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр яклады. Өч көн дәвамында балалар йортлары, тәрбиягә бала алган гаиләләр, бард җырлары клублары вәкилләре көч сынашты.

Лаешлыларның сәламләве фестиваль кунакларын һәм жюрины таң калдырды. Билгеле җыр көенә команданың: "Как меня большой семьей снаряжали, к вам в Ульяновск на турслет провожали" сүзләре игътибар җәлеп итте. Шулай итеп Татарстан вәкилләре фестивальдә беренче диплом алды. Надя (рәсемдә уңда) һәм аның җитәкчесе Людмила Сундырева (рәсемдә сулда) дулкынланалар - фестиваль сәхнәсенә оста башкаручылар чыга. Әмма төшенкелеккә бирелмиләр, буш минутларда чыгышка әзерләнәләр. "Серебряный ручей" җырының сүзләре һәм көе авторы Н.Мельникова искиткеч чыгыш ясый. Аның җырын тамашачылар җылы кабул итә, ә Тольяттидагы танылган "Перекресток" ансамбле Надежда ризалыгы белән җырны үз репертуарына кертергә була. Ә бард җырларының Грушино фестивалендә бер генә катнашмаган музыкантлар нәрсә эшләүләрен беләләр.

Яшь бардлар сәхнәдә чыгыш ясау белән бергә балчык эшләре буенча осталык дәресендә булдылар, урам рәссамына үз портретыңны ясату мөмкинлегеннән файдаландылар, кыяга менү ярышларында катнаштылар. Фестивальнең төп өлеше туристлык элементларыннан торды, шул исәптән палаткаларда яшәү. Сүз уңаеннан, Надежда Мельниковага диплом белән ике урынлы палатка да бүләк иттеләр.

Лаеш делегациясе җитәкчесе Л.Сундырева һөнәри планда шактый тәҗрибә алды, балаларны бард җырлары башкарырга өйрәтү теләге уянды. Лаеш балалар йорты киләсе фестивальгә чакыру алды, ә аңа әзерләнергә кирәк. Кем белә, бәлки кайчандыр безнең районда да шундый фестиваль үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль барды Мельникова