Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

ПФР идарәсе искәртә

80 яшькә җиткән затларның пенсия күләмен арттыру Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, 80 яшькә җиткән пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә аерым бер югары түләү билгеләнә. Моның өчен РФ Пенсия фондына өстәмә гариза бирү таләп ителми: яңадан исәпләү пенсия эшендә булган документлар нигезендә автомат төстә башкарыла. 80 яшькә җиткән пенсионерлар өчен билгеләнгән...

80 яшькә җиткән затларның пенсия күләмен арттыру

Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, 80 яшькә җиткән пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә аерым бер югары түләү билгеләнә.

Моның өчен РФ Пенсия фондына өстәмә гариза бирү таләп ителми: яңадан исәпләү пенсия эшендә булган документлар нигезендә автомат төстә башкарыла.

80 яшькә җиткән пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме 9117,86 сум тәшкил итә.

Шуны әйтергә кирәк, билгеләнгән түләүне арттыруның югарыда күрсәтелгән тәртибе туйдыручысын югалту очрагы буенча һәм 80 яшькә җиткән социаль пенсия алучыларга кагылмый. Гражданнарның әлеге категорияләре 80 яшькә җитәр алдыннан түләнә торган пенсия төрен картлык буенча иминият пенсиясенә үзгәртү турында гариза бирә алалар. Күрсәтелгән гамәлләр пенсионер теләге буенча гына, аның язма гаризасы нигезендә һәм картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен кирәкле шартлар булганда гына башкарыла.

Шулай ук әлеге билгеләнгән түләү 80 яшькә җиткән 1 группа инвалидларга түләнми: алар аны инвалидлыклары белән бәйле төстә алалар инде.

Законга ярашлы төстә, билгеләнгән түләү югары күләмдә түбәндәге нигезләрнең берсе буенча түләнә: я 80 яшькә җиткәч, я 1 группа инвалидлык билгеләнгәндә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (84378) 2-52-41 яки 074. Кабул итүгә алдан язылу 8 (84378) 2-52-41 телефоны аша яки www.pfrf.ru сайтының "Электрон сервислар" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев