Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Почта хезмәткәрләре яңа бинага күчте

Комлы Ковалида почта элемтәсе бүлегенең яңа бинасын ачу булды. Элек ул түбәсеннән су үткән, салкын һәм юеш иске корылмага урнашкан иде. Элекке китапханәдә урын бирәләр, капиталь ремонт ясыйлар, заманча җиһазлар урнаштыралар. -Почта хезмәткәрләренең эш шартларын һәм почта элемтәсе бүлекләрендә хезмәт күрсәтү шартларын максатчан яхшырту турында карар кабул ителде, - дип...

Комлы Ковалида почта элемтәсе бүлегенең яңа бинасын ачу булды.

Элек ул түбәсеннән су үткән, салкын һәм юеш иске корылмага урнашкан иде. Элекке китапханәдә урын бирәләр, капиталь ремонт ясыйлар, заманча җиһазлар урнаштыралар.

-Почта хезмәткәрләренең эш шартларын һәм почта элемтәсе бүлекләрендә хезмәт күрсәтү шартларын максатчан яхшырту турында карар кабул ителде, - дип әйтеп үтте үз чыгышында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев. - Бу ремонтланган беренче почта бүлеге. Почтага килү юллары җиһазланган. Монда керү үк күңелле. Хәзер "Комлы Ковали" почта бүлегендә авыл халкына уңайлы шартларда хезмәт күрсәтелер.

Почта хезмәткәрләре проблемаларына игътибар итүләре өчен "Россия почтасы"ның "Татарстан почтасы" филиалы директоры Регина Кузнецова рәхмәт белдерде.

-Авылда почта - үзенә күрә кызыксынулар буенча үзенчәлекле клуб ул, - диде ул. - Монда почта хезмәтләре күрсәтәләр, милекне иминиятләштерәләр. Төрле банкларга кредит һәм ссудалар, коммуналь хезмәтләр өчен дә монда түләп була. Шунда ук кибет тә бар.

Авылда яшәүче Ираида Воронина район башлыгы Михаил Афанасьевның бу җирлеккә зур игътибар бирүен әйтеп үтте.

-Күпме эшләнгән, төзелгән, ремонтланган! Яңа бакча, "Дружба" спорт комплексы гөрләп эшли. Менә почта бүлеге дә яңа бинага күчте. Монда мәйдан зур түгел, әмма уңайлы. Хәзер коммуналь хезмәтләр өчен авылның төрле почмагында түләп була.

Исегезгә төшерәбез, почта элемтәсе бүлегенең элекке бинасы саклык банкы янәшәсендә булган, бу җәһәттән ул нык көндәш. Бу ремонтланган беренче почта бүлеге, әмма соңгысы түгел.

Комлы Ковалида почта бүлегендә ремонт эшләре өч атна барган. Татар Сараланында да почта бүлеге кабул итүгә әзер диярлек. Подрядчы Рафил Идрисов билгеләп үткәнчә, киләчәктә Габишево һәм Рождественодагы почта бүлекләрен дә рәткә кертү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев